Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кызганыч, «Ашыгыч ярдәм» кирәк булмый

5 март көнне район үзәк хастаханәсенә Арбаш авылында яшәүче 54 яшьлек ханымга «Ашыгыч ярдәм» машинасын җибәрүне сорап, телефоннан хәбәр керә, әмма хәбәр буенча машина килеп тә карамый, дип безгә шалтыраттылар.

Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, район хастаханәсенеӊ баш табибы Газинур Давлиев белән элемтәгә кердек. «Кызганыч, Арбаш авылында шундый фаҗигә булды. Бу вакыйганы телефоннардан кергән һәрбер шылтырауныӊ вакытларын алып, чагыштырып, нәрсә эшли алганбыз, алмаганлыгыбыз турында бүген, киӊәйтелгән киӊәшмәдә ачыкладык.
Арбаш авылыннан телефоннан кергән хәбәр, шул ук мизгелдә «Ашыгыч ярдәм» машинасына җиткерелә. Машина бу вакытта бистәнеӊ Абдулла Алиш урамында яшәүчедән кергән ашыгыч чакыру буенча киткән була. Бу авыруныӊ да хәле җиӊелләрдән булмый, нык көзән җыера, хәтта диагнозны ачыклау өчен машинадагы портатив ЭКГ аппаратын да эшләтү сорала. Нәкъ менә шул вакытта яӊа чакыру керә дә.
«Ашыгыч ярдәм» фельдшеры бу авырудан соӊ нәкъ Арбашка юнәләчәкләрен үзәк хастаханәгә җиткерә. «Ашыгыч ярдәм» сорап шалтырату белән, хастаханә хезмәткәрләре, шушы авылга хезмәт күрсәтүче фельдшер ханымга да хәбәрне җиткерәләр, ул машинага утырып авылга юл ала. 25 минут эчендә ул авыру өендә булса да, аӊа авыруныӊ гомере өзелгәнлеген исәпкә алырга гына кала.
Бу вакытта инде «Ашыгыч ярдәм» машинасы Балтач белән Кече Лызи арасында, Карадуганга юнәлгән була. Телефоннан авыруныӊ өзелгәнлеге турында хәбәр алгач, анда медицина хезмәткәре булганлыктан, ул, бистәдән кергән ашыгыч чакыру буенча чираттагы авыруга юл ала.
Мәрхүмәгә куелган диагноз нигезендә баш миенә кан саву бик тиз һәм күләмле була. Бу очракта авыруныӊ тормышын саклап калу очраклары юк, диярлек. Без үз чиратыбызда мәрхүмәнеӊ гаиләсенеӊ авыр кайгысын уртаклашабыз», дип белдерде баш табиб.
Фото: tltonline

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250