Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Май үләннәре җыяр чак җитте

Бүген аптекаларда нинди генә төрле дару юк! Әмма буыннан-буынга күчеп килгән халык медицинасы рецептларын да отырга ярамый.

Дару үләннәре шуның иң киң таралганы. Белеп кулланганда - «үлән генә» димәгез! Май аенда үләннәрнең үзкыйммәтен һәм файдасын югалтмаган чоры. Кайбер төрләренең яфрагы, тамыры, орлыгы дару сыйфатында кулланыла. Шуңа күрә май аенда аларны җыеп, киптереп кую кирәк. Җыеп куясың да кыш буе эчәсең. Сәламәт вакытта уйламыйсың да. Ә менә авырып китсәң, эзләнә башлыйсың.

Дару үләннәренең һәм агач-куакларның барысы да диярлек таныш, алар йорт тирәләрендә, басу-кырларда, елга буйларында, урман-болыннарда үсә. Киртә буйларында шытып чыккан кычытканнарны, чүп үләне дип санамагыз. Кычыткан төнәтмәсен хатын-кыз авырулары вакытында, салкын тигәндә кулланалар, чәч төпләрен дә ныгыта. Май кычытканыннан пешкән аш - телеңне йотарлык була. Биби, чебиләргә яшь кычытканнарны җыеп турап бирәбез, ә шуны үзебез өчен киптереп алып куярга никтер иренәбез, кирәксенмибез.

Яз көне иң беренче булып тузганак, кычыткан, үги ана яфрагы, бака яфрагы чыга. Шуларны турап, үсемлек мае кушып, салатлар ясап ашасаң да файдасы була. Тузганак ачы булганга, аны тозлы суда тотарга кушалар. Салатка тоз салмасаң да була.

Каен яфрагы, җир һәм каен җиләге яфраклары һәм чәчәге, үги ана яфрагы төнәтмәләре - ютәлдән дәва. Кечкенә балаларга да бирергә мөмкин.
Шулай ук наратбаш, каз үләне, канлы үләннең (чистотел) дә файдасы күп, диләр белгечләр.

Каз үләне, аны икенче төрле бәбкә үләне дип тә атыйлар, файдалы. Ул сидек юлларында таш утыруны булдырмый. Аны яз көне салатка да кушып ашарга да була.

Ат кузгалагы һәм әрекмән тамырларыннан файда күрәләр.

Тик шунысын онытырга ярамый, үләннәрне кулланыр алдыннан табиб белән киңәшү зарур.
Фото: liveinternet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250