Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Мәкерле чирне ничек ачыкларга?

Күкрәктәге яман шеш... Рәсәйдә бу аеруча актуаль мәсьәлә. Статистика күрсәткәнчә, күкрәк шеше белән көн саен 47 хатын-кыз дөнья куя. Әлеге чир күп очракта 45-60 яшьтә күзәтелә. Алга киткән илләрдә яман шеш дәвалап була торган чирләр рәтенә керә. Ә менә Рәсәй регионнарында югары сыйфатлы, нәтиҗәле дәвалау алымнары булмаганлыктан, бу чиргә каршы...

Медицина өлкәсендә, Европа илләре белән чагыштырганда, дәвалау мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, бездә һәрбер хатын-кызга үз сәламәтлеге турында үзенә кайгыртып яшәргә туры килә. Әлбәттә, үз-үзеңне әлеге мәкерле авырудан саклап калу мөмкин дә түгелдер, әмма табиб киңәшләрен үтәү һәрберебезнең көченнән килә.
Беренчедән, үзегезнең физик формагызны даими күзәтеп торыгыз. Артык авырлыктан саклану, майлы ризыкларны азкүләмдә генә ашау мөһим. Физкультура яки нинди дә булса спорт төре белән шөгыльләнү яхшы нәтиҗәләргә китерәчәк.
Икенчедән, күкрәкләрегезне мөстәкыйль рәвештә тикшереп торыгыз, әгәр дә берәр нинди каты төер барлыгын тойсагыз, һич кенә дә төшенкелеккә бирелергә ярамый, чөнки ул әле яман шеш дигән сүз түгел.
Күкрәкләрне тикшереп тору дигәннән, әлеге процедура айга бер мәртәбә күрем чорының билгеле бер көнендә, мәсәлән, 5-6 көнендә сөт бизләре йомшарып, киеренкелектән арынгач үткәрелергә тиеш. Иң элек билгә кадәр чишенәсез, көзге каршына басасыз, кулларны башта асылындырасыз, аннан баш артына куясыз һәм дикъкать белән сөт бизләрен тикшерәсез. Алар зурлыклары буенча бертигез, формалары һәм урнашулары буенча симметрик булырга тиеш. Ә менә нинди очракта куркырга кирәк? Әгәр дә сөт бизләренең берәрсе 2 ай эчендә зурайса, калку урыннар, чокырчыклар, кызарган, шешенгән урыннар барлыкка килсә, күкрәк тиресе үзгәреп - «каз тиресе», «лимон кабыгы» төсенә керсә, шикле таплар, төртекләр, җәрәхәтләр күренсә, бөрешкәнлек, күкрәк башларында үзгәрешләр, як-якка тайпылышлар сизелсә, шулай ук җәрәхәтләр күренсә, бүлендекләр хасил булса, менә ул очракта сагаерга кирәк. Аннан соң, сөт бизләрен тоткалап карау мәслихәт. Башта басып, аннан аркага яткан килеш уң кул белән сул күкрәкне, сул кул белән уң күкрәкне тикшерәсең. Әгәр дә бармакларың тире астында шар яки түгәрәк рәвешендә каты әйберне тойса, шикләнергә кирәк. Күкрәкләрегезгә еш игътибар итегез, андый-мондый бүлендекләр күренмиме. Кайчакта ул бүлендекләр шулкадәрле аз була, күкрәк башында күренмәскә дә мөмкин, ә менә киемдә таплары кала. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Әгәр дә сез югарыда санап үтелгән шик-шөбһәләрнең берәрсен үзегездә күрәсез яки тоясыз икән, бер сәгать, хәтта бер минут та соңармыйча табибка килегез. Табиб сезне яхшылап тикшерәчәк, анализ алачак, маммография үткәрәчәк, УЗИдан караячак. Берәр нинди тайпылышлар сизелсә, өстәмә тикшерүләр дә булачак. Күкрәктә яман шеш нилектән барлыкка килә соң? Әлегә фән моңа төгәл генә җавап бирә алмый, шулай да кайбер факторлар билгеле. Менструациянең бик иртә башлануы (12 яшькә кадәр, мәсәлән), күкрәк бизләренең бәрелү, кысылу нәтиҗәсендә имгәнүе, еш кына стресс кичерүләр, нервлар киеренкелеге, җенси мөнәсәбәтләрнең дә соңлап башлануы, аннан соң бала алып кайтулар, бик еш бала төшерүләр, климакс чорының соң башлануы - әлеге факторлар яман шешкә нигез булып тора.
Туганнары әлеге чир белән авырган хатын-кызларга үз сәламәтлекләре турында аеруча кайгыртып яшәргә киңәш итәбез, чөнки аларда әлеге авыруга бирешүчәнлек 2-3 мәртәбәгә күбрәк.
Исегездә тотыгыз: күкрәктәге яман шешне дәвалап булмый дигән миф - ул бары тик миф кына. Авыруның беренче баскычында, метастаза башланганчы ук дәвалау 95 процент уңай нәтиҗә бирә ала. Хәзерге медицина әлеге диагноз белән авырган пациентны химиотерапия, хирургия яки башка алымнар ярдәмендә комплекслы һәм дә вакытында дәвалап, саклап калырга, һичьюгы гомерен озайтырга тырыша.
Ничә яшьтә булуыгызга карамастан, ел саен маммологка күренергә онытмагыз. Күкрәкләрегезне яшьтән үк сакласагыз, олыгайгач газабын күрмәссез. Иң мөһиме, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!


2011нче елда Балтач районында 90 кеше яман шеш авыруы буенча исәпкә алынган, шуның 10сы (11,1 процент) - күкрәк шешеннән интегүче хатын-кызлар. Шулар арасыннан 9ы - 45 яшьтән узганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250