Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Наркоманиянең бер төре

Хәмер, отышлы уеннар шайтан гамәлләреннән булган пычрак эшләр. Бу эшләрдән читләшү - уңышка ирешүнең төп юлы.

Кешелек дөньясы болар хакында борынгыдан белгән. Төрле тыюлар белән эчүчелеккә каршы көрәшкән. Ләкин шул ук вакытта кешеләр бу тыюларны бозганнар.

Рәсәйгә хәмер 1429нчы елда үтеп кергән, дип санала. Башта ул кашыклап дару урынына кулланылса, бүгенге көндә әлеге «убыр» барлык дөньяны биләп алды.

Бүгенге көндә үлемнең сәбәбе буларак эчүчелек һәм аңа бәйле авырулар йөрәк һәм яман шеш авыру­ларыннан кала өченче урында тора. Көн саен аракы эчү кешенең гомерен 20 елга кыскарта. Аракы нерв, йөрәк, эчәге системаларын эштән чыгара. Ә иң каты тәэсире -баш мие күзәнәкләре. Исерткеч эчемлекләр - наркотик рәтенә кергән агу. Нерв күзәнәкләрен эштән чыгарып, игътибарны һәм үз-үзеңне тоту әдәбен бетереп, гөнаһлы эшләргә этәрә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча эчә торган кешеләрнең 30 процен­тында ашказаны авырта, 20 проценты язвадан интегә.

Аракы тәнебезнең авыруларга каршы тору сәләтен күпкә киметә. Шуңа күрә эчечүдә төрле хроник авырулар була. Бигрәк тә, еш очрый торганнары нефрит һәм простатит. Шулай ук әлеге афәтнең йогынтысын исерек ир һәм хатыннардан туган балаларда күрергә мөмкин.

Табиб хирург Наил Зарипов сөйләгәннәрне Гөлзидә Газизуллина язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев