Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Нәни Нияз безнең ярдәмгә өметләнә

Балтач бистәсендә яшәүче кечкенә Ниязның тормышы 2 айлык вакытыннан башлап Балтач-Казан-Мәскәү хастаханәләре белән бәйләнгән. Сау-сәламәт, икенче бала булып туган сабыйның көннәрдән-бер көнне ярсый-ярсый елый башлавы әти-әнисен куркуга сала. Шул көннән башлап алар хастаханә юлларын таптый башлыйлар. Тик шунысы аяныч, күпме генә тикшерсәләр дә, балаларына хәзерге көнгә кадәр дөрес диагноз куючы...

- 2 ай булгач баланың температурасы күтәрелде уң як култык астындагы лимфоузелы шеште. Балтач больницасының ашыгыч ярдәм бүлегенә баргач, безне машина белән ДРКБга җибәрделәр. Хирургия бүлегендә ике атна дәваландык.
Ләкин шуннан соң бала тән авырлыгы җыймый башлады. 4, 5 айларда ул ни бары 5 кг авырлыкта гына иде. 5 ай булып киткәч баланың сулыш алуы бик нык авырлашты - минутына 80 сулыш ясый иде, йөткерде. Аппетиты булмады, ашаганын косып барды. Бала зәңгәрләнеп бетте, хәлсезләнде, температурасы күтәрелде. 1 атна Балтач больницасында яткач безне чыгардылар. Ләкин бала уңайланмады. Анализлар начар, аппетиты юк, тернәкләнә алмый, гел йөткерә, кул-аяклары зәңгәр иде. Больницадан чыккач ДРКБга түләүле консультациягә бардык. Анда безне пульмонология бүлегенә алып калдылар.
Шуннан соң тикшерүләр башланды. ФГДС ясаганнан соң баланың ашказанында кандидоз булуы ачыкланды. Аны системалар белән дәвалагач хәле яхшырды. Ләкин кан анализлары гел начар булды, иммунностатусны тикшергәч, безгә сорау тамгасы белән генә "беренчел иммунодефицит" диагнозы куйдылар. Барлык документларны Мәскәүгә юлладылар.
ДРКБ да 2 ай ятканнан соң безне кайтарып җибәрделәр. Ләкин 4 атнага 1 тапкыр больницага ятып, иммуноглабулин системасы алырга мәҗбүр булдык. 2014 елның декабрь аенда Мәскәүдә квота буенча 2 атна дәваланып чыктык. Ләкин бернинди нәтиҗә булмады, диагноз куя алмадылар. Бала шулай ук гәүдә авырлыгын начар җыйды. Мәскәүдән кабат 2015 елның март аена килергә дигән протокол килде, ләкин баланың кисәк температурасы күтәрелә башлады, гел косты - бара алмый калдык. Балтач больницасына баргач, ангина диагнозы куеп, безне алып калдылар. Ләкин баланың температурасы төшмәде, киресенчә, 40ка кадәр менде. Икенче көнне безне ашыгыч ярдәм машинасы белән ДРКБга җибәрделәр. Антибиотиклар ала башладык, ләкин баланың хәле авырайганнан-авырайды, 3нче көнгә хәле бөтенләй начарланды.
Бернәрсәгә дә реакция бирми башлады, комада иде. Аны реанимациягә алып киттеләр. Реанимациядә 4 атна ятты, шул вакытта тикшергәннән соң "листериозный менингоэнцифалит" диагнозы куйдылар. Врачлар бернинди өмет калдырмадылар, могҗиза булып исән калса да, гомерлек гарип бала булачак, дип кисәттеләр. Шул ук вакытта баламда гидроцефалия (баш миенең сары су авыруы, ягъни баш сөягендә арка җелеге сыекчасының тиешеннән артык җыелуы) башланган иде. Шуның өчен ул берничә операция кичерде. Һәм аңа шунт куйдылар.
4 атнадан соң балам комадан чыга башлады: күзен ачты, әзрәк хәрәкәтләр ясады, ләкин күзләре күрмәде. Реанимациядән күчергәч балада көзән җыерулар башланды. Бу күренеш ике атна дәвам итте. Аннан соң балада аз-азлап кына булса да уңай якка үзгәрешләр сизелде. Яңадан кулы белән тотарга өйрәнде, утыра һәм күзләре күрә башлады. ДРКБ да ике айдан артык дәваланып кайткач, кабат Мәскәүгә киттек. Анда реабилитация үттек. Балабыз йөри башлады. Ә система алулар әле дә дәвам итә.

Франциядә эшләүче тәҗрибәле табибә, якташыбыз Норма авылы кызы Светлана Хөрматулловна белән сөйләшкәч, ул балага куелган диагнозның дөреслегенә шик куйды. "Антибиотикларның да бик көчлесен эчкәнсез. Дөрес диагноз билгеле булмый торып, андый дарулар кабул итүдән организмга зыян күбрәк килә", дип аңлатты.

Шуның өчен дә балабызның диагнозын тизрәк ачыйлыйсыбыз килә. Бәлки аңа бу системалар, дарулар бөтенләй кирәкмидер, бүтән төрле дәвалау кирәктер?.. Чөнки кан анализлары бүгенгесе көндә дә начар, лейкоцитлар әле дә югары... - ди никадәр борчулар кичергән Ниязның әти-әнисе Гөлгенә белән Азат Салиховлар.

Кечкенә Ниязга диагноз кую өчен зур суммада акча тәләп ителә. Франциягә барып тикшеренү үтәргә кирәк. Ләкин, чит илдә аларга бер атна тору өчен генә дә 200 мең сумга төшәчәк. Бу суммага әле тагын түләүле анализлар (берсе-берсе 200 евро тора) тапшыру да өстәлә.
Салиховлар гаиләсе инде 2 ел балалары гомере өчен көрәшә, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, авылдашлары ярдәме белән моңарчы очны-очка ялгый алганнар. Әмма Франциягә бару чыгымнарын, тапшырачак анализларның бәяләрен белгәч, алар бер мәлгә югалып кала.

Әйдәгез әле, кечкенә Ниязның язмышына битараф калмыйк хөрмәтле райондашлар, Салиховлар гаиләсенә ярдәм кулы сузыйк. Изгелегегез җирдә ятмас, меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтыр. Тамчыдан күл җыела диләр. Киләчәктә Алла боерса, сезнең ярдәм белән Ниязыбыз тернәкләнеп китәр!
Нәни Ниязга ярдәм күрсәтү өчен:
Карта номеры: 5209 3547 6900 1941 (АкБарсБанк)
Сбербанк реквизитлары:

СБЕРБАНК

Салихов Азат Данилевич

Номер карты: 5469 6200 1136 1399

Счет: 40817810462001162338

ИНН: 7707083893

БИК: 049205603

Кор/счет: 30101810600000000603

Код подразделения: 4286100743

Банк: отделение «Банк Татарстан» N8610 ПАО Сбербанк г. Казань

Свидетельсто о рождении
Выписка из истории болезни №016844
Выписка из истории болезни №016844-1
Выписка из истории болезни №024312
Выписка из истории болезни №024312-002
Выписка из истории болезни №029383
Выписка из истории болезни №19265-с
Выписка из истории болезни №09688-с

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250