Республика мәгълүмат чаралары Татарстанда ОРВИ белән авыручылар кискен артты дип хәбәр итә.
Безнең Балтачта да соңгы вакытта сулыш юлларына салкын тиеп, төчкереп, температура күтәрелеп авыручылар күбәйгән. "Әмма бу грипп түгел. ОРВИның, гадәттәгечә, сезонга бәйле рәвештә артуы гына, - ди район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника буенча урынбасары Чулпан Мөхәммәтгалиева. - Һәм ул эпидемия чигендәге арту да түгел. Бер атнага, мәсәлән, 200 кешегә ОРВИ диагнозы куелды, шуның өчтән икесе - балалар. Бер генә балалар бакчасы, мәктәпләргә дә ябылу куркынычы янамый".
Регистратурада эшләүче кызлар да поликлиникага килүчеләр әлләни артмады, гадәттәгечә диярлек, дип җавап бирде. Әмма килүчеләр арасында температура, салкын тиюдән зарланучылар күбрәк булган.
"Ашыгыч ярдәм" бүлегенә дә соңгы вакытта нәкъ шул сәбәпле шалтыратучылар, мөрәҗәгать итүчеләр арткан. "28-30 шалтыратуның 10-12се, 10-15 килүченең 4-5е нәкъ менә югары температурадан зарланды", - диделәр.
Фото: http://mama.ru/articles/mozhno-li-otlichit-gripp-ot-orvi
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев