Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сак бул, Африка чумасы

Африка чумасы куркынычы янәшәдә генә. Республика буенча моны җитди күзәтү астына алдылар. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән беррәттән махсус ветеринария тикшерүе үткәрүче белгечләр дә сакта тора. Дуңгыз асраучы хуҗалыкларда профилактика чаралары үткәрелә.

Дуңгызларда африка чумасы - вируслы йогышлы авыру. Әлеге авыру дәвалауга бирешмәве белән куркыныч. Чирне булдырмый калу өчен дуңгыз асраучы җәмгыятьләрдә һәм шәхси хужалык ияләренә профилактика чараларын төгәл үтәргә, сагырак булырга кирәк. Моның өчен түбәндәге кагыйдәләрне җиренә җиткереп башкару сорала: терлекләргә азык биргәндә бик сак булу киңәш ителә: эшкәртергә, яраклысын тикшереп кенә бирергә кирәк. Дуңгызларны хуҗалыктагы башка хайваннардан һәм кош-кортлардан читләштерергә кирәк, чөнки ерткыч кошлар, эт, песиләр дә вирус таратучылар булырга мөмкин. Азыкларында талпаннар булмауны ачыклау да зыянга булмас. Шуның өчен дуңгызлар торучы һәм азык запасы сакланучы урыннарга даими рәвештә дезинфекция һәм дезинсекция (бөҗәкләргә каршы көрәш) ясау зарур.
Дуңгызларны ветеринар хезмәт органнарыннан бирелгән йогышлы чирләре булмавын раслаучы документлары булмаган очракта сатып алмаска киңәш ителә. Тиешле тәртиптә сатып алынганнарын да башка дуңгыз һәм терлекләрдән вакытлыча аерып тору, ягъни карантин үткәргәннән соң гына гомуми көтүгә кушарга рөхсәт ителә. Дуңгызларга вакцинация ясау һәм мал табибларының тикшерү үткәрүе кирәк. Әгәр дә дуңгызларда африка чумасы бар дигән шик туган очракта, тиз арада дәүләт ветеринар хезмәте белгечләренә хәбәр итүегез сорала. Белгечләр килгәнче шикле яки авыру дуңгызны үз урынында аерып калдырырга кирәк. Дуңгызны һәм башка хайваннарны суярга, аларның итен, маен, тиресен, йоннарын кулланырга ярамый.

Хөрмәтле райондашлар! Сезнең уяу һәм сизгер булуыгыз, профилактика чараларын үтәүдә аңлы рәвештә җитди эш башкаруыгыз бу чирне булдырмый калуда әһәмиятле роль уйный. Шул вакытта гына районыбыз буенча авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендәге, фермер хуҗалыкларындагы һәм шәхси хуҗалыклардагы дунгызларга куркыныч янамаячак. Дуңгызларда африка чумасы белән бәйле булган сораулар туган очракта Балтач дәүләт ветеринария оешмасына мөрәҗәгать итүегез сорала. Телефон: 2-59-57
Фото: васильевское.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250