Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сак булыгыз! Дуңгыз гриппы Казанга килеп җиткән

Казанда дуңгыз гриппының беренче ике очрагы теркәлгән. Авыручыларның берсе - бала, икенчесе - олы кеше.

Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов сүзләренчә, А(H1N1) гриппын йоктырган ике авыру да уртача хәлдә, аларның гомеренә куркыныч янамый. Пациентларның икесе дә прививка ясатудан баш тарткан булган.

Искәртеп узабыз, 2015 елның ахырыннан Россиянең төрле төбәкләрендә берничә дистә кешедә дуңгыз гриппы теркәлгән. Узган елның 30 ноябрендә Ямало-Ненец автоном округында бу төр гриппны йоктырган бер кеше үлде дә. Авыручылар Бөек Новгородта, Ханты-Мансийск, Липецкта да бар, дип хәбәр итә Интертат.ру


Фото: myshared

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250