Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шифа куллы Резидә Шаһиева

Авыл фельдшерының эшен җиңел генә дип уйлаучылар да бардыр бәлки, ләкин бу эшнең авырлыгын үз башына төшкән кеше генә белә. Безнең 130 хуҗалыклы Көшкәтбашында соңгы елларда йөрәк өянәге, кан басымы белән авыручылар күбәеп китте.

2010 елда кичергән инфаркт тормыш иптәшем Габдерәүфнең 90 яшькә җиткәнен көтеп торган ахры, 1-2 елдан бирле тынгы бирми, кинәт кан басымы күтәрелә я төшә, йөрәге кыса, тын алырга ирек бирми. Шул чакларда тотабыз да авыл табибәбез Резидә Шаһиевага мөрәҗәгать итәбез. Ул төнге бер дими, ике дими ярдәмгә ашыга. Авылыбызда 30 ел эшләү дәверендә бик зур тәҗрибә дә туплады инде ул. Кайчан чакырсаң да ачуланмый гына: «Минем эшем шул бит», дип елмаеп җавап бирә ул.

Тормыш иптәше Мансур белән тигезлектә яшәп, берьюлы үсеп җиткән 3 улларының игелеген күреп яшәргә насыйп булсын аңа. Резидәгә саулык-сәламәтлек теләп, хәер-догалар кылабыз. Бетмәс-төкәнмәс эшендә уңышлар юлдаш булсын үзенә.
Фәүзия Нәкыйпова.
Фото: amic-med

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250