Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәт бала — олы шатлык

Балалар сәламәтлеге хәзерге вакытта илкүләм актуаль мәсьәләләрнең берсе. Безнең районда да әлеге юнәлештә максатчан эш алып барыла. Бу хакта сөйләшү өчен район үзәк хастаханәсенең баш балалар табибы Гөлнара Хәбирьян кызы Шәйхиевага мөрәҗәгать иттек. - Гөлнара Хәбирьяновна, сүзебезне балалар консультациясеннән башлыйк әле. - Яңа балалар консультациясе ачылу табиблар өчен генә түгел,...

Балалар сәламәтлеге хәзерге вакытта илкүләм актуаль мәсьәләләрнең берсе. Безнең районда да әлеге юнәлештә максатчан эш алып барыла. Бу хакта сөйләшү өчен район үзәк хастаханәсенең баш балалар табибы Гөлнара Хәбирьян кызы Шәйхиевага мөрәҗәгать иттек.
- Гөлнара Хәбирьяновна, сүзебезне балалар консультациясеннән башлыйк әле.
- Яңа балалар консультациясе ачылу табиблар өчен генә түгел, әти-әниләр, балалар өчен дә зур шатлык булды. Элек берничә табибка бер бүлмә булса, бүген һәрберсенең үз кабинеты. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе - балаларның медицина күзәтүе үтә торган көн буларак билгеләнде. Шушы көнне биредә теш табибы да балаларны кабул итә. Шулай ук балалар неврологының биредә урнашуы да бик уңайлы.
- Билгеле булганча, 3 яшькә кадәрге балалар сөт ризыклары белән тәэмин ителә. Бераз шул хакта да әйтеп үтсәгезче?
- 2011нче елда 680 бала 4 миллион 810 сумлык сөт ризыклары белән тәэмин ителде. Бүгенге көндә сөт продуктлары ике категория буенча бирелә. Беренчесенә хезмәт хаклары яшәү минимумыннан аз булган гаиләләр керә. Әлеге гаиләләр социаль яклау бүлегеннән алынган белешмәләр белән безгә мөрәҗәгать итә. Ә икенче категориягә хроник авырулы, ягъни анемия белән авырган, авырлыгы җитмәгән балалар керә. Без заявканы айның 20сенә кадәр бирәбез һәм шул бала санына гына сөт ризыгы кайта. Ә әти-әнидән белешмә 21е көнне кабул ителә икән, бу бала сөт ризыгын икенче айда гына ала. Әгәр дә берәр баланың өч яше тулып, ул исемлектән төшеп калса, аңа бирелүче «сөт»ләрне заявкага керми калган балаларга биреп була. Ә менә 2012нче елның 1нче февраленнән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 68нче номерлы карары нигезендә, айның 10 нчы числосына кадәр өстәмә заявка бирә башладык.
- Әйтегез әле, сөт продуктлары ана сөтенә булган ихтыяҗга аяк чалмыймы?
- Бала туганнан алып алты айга кадәр сөт катнашмасы (смесь), ә алты айдан бер яшькә кадәр сөт, творог, кефир, сөт катнашмасы, өч яшькә кадәр кефир, творог, сөт бирелә. Әлеге сөт ризыкларының балаларга даими бирелеп баруы бик яхшы. Әмма ярты яшькә кадәр бирелүче сөт катнашмасын күп кенә әниләр күкрәк сөте урынына куллана башлый. Җайлы һәм уңайлы бу ысулны үз иткән әниләр ана сөтенең бала өчен мөһим булган иммуноглобуленнарга бай булуын оныта. Күкрәк сөтен бернинди катнашмалар да, сыер сөтләре дә алыштыра алмый.
- Шатлыклы вакыйгалар белән беррәттән, борчуларыгыз да юк түгелдер...
- Шунысы куанычлы, быел балалар бүлегендә койкалар санын саклап кала алдык. Дәвалау процессында бу иң мөһиме. Бүгенге көндә онлайн режимда ДРКБга алдан язылу мөмкинлеге бар. Бу исә, үз чиратында, әти-әниләргә күпме файда дигән сүз. Ә менә әти-әниләрнең медицина күзәтүе вакытында бирелгән язуларга битараф булуы, хроник авырулы балаларга күпмедер дәрәҗәдә бирелүче юлламалардан баш тартуы хафага сала. Боларның бала өчен мөһим булуын онытмаска кирәк. Бала сәламәтлеге соңарганны кичерми. Без аны алдан күрергә, вакытында дәваларга тиеш. Тирә-ягыбызда һәрвакыт балаларның шат авазы гына ишетелсен. Сәламәт булыгыз! Бәйрәм белән сезне!
Әңгәмәдәш - Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250