Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Соңгы тәүлектә яңа таҗлы вирус белән бәйле вәзгыять

Татарстанда 48 яңа COVID-19 белән зарарлану очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 46сы – элемтә юлы белән йоктырылган.

7 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 41 кеше өйләрендә дәвалана, дип хәбәр итә Республика короновируска каршы көрәш штабы.

Иң күп авыручылар рәтендә 30 яшьтән 50 яшькә һәм 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге ватандашларыбыз исәпләнә, ул яшьләрдәге ундүртәр кеше COVID-19 йоктыруы билгеле. 60тан 70 кә кадәр - 9, 18дән 30га кадәр - 6 һәм 70-80 яшьтәге 5 кешедә әлеге чир ачыкланган.

Казанда - 32, Түбән Камада - 4, Яр Чаллы, Бөгелмә, Югары Осланда икешәр, Апас, Әтнә, Кайбыч, Менделеевск, Питрәч һәм Сабада берәр очрак расланган. Шөкер, бүгенгә Балтачта коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.

22 октябрьгә Татарстанда 7991 COVID-19 очрагы, 6848 кешенең, шул исәптән 45е - узган тәүлектә сәламәтләнүе турында билгеле.

Берүк, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19 ковид-19