Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб өшегән урынны кар белән ышкырга ярамавы турында кисәтә

Хирург Вячеслав Филиппов сүзләренчә, өшегән урынга медицина мамыгын, яисә башка җылы тукыма бәйләп куярга кирәк.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тәннең салкында өшегән урынын кар белән ышку катгый тыела. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Казанның 7нче номерлы хастаханә хирургы Вячеслав Филиппов хәбәр итте.

«Беренче эш итеп өшегән урынга 5 сантиметр калынлыктагы медицина мамыгын 12 сәгатькә бәйләп куярга кирәк. Мамык булмаса, башка җылы тукыма белән дә бәйләргә була. Өшегән урынга кар ышку катгый тыела», — диде ул.
Солтан Исхаков

Вячеслав Филиппов сүзләренчә, өшегән кешегә вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, ул үләргә мөмкин.

“Салкын вакытта туңу һәм өшү – гадәти хәл. Өшүнең дүрт стадиясе бар. Беренче стадиядә тире агара, кул һәм аяклар оеый. Икенчедә өшегән урында үтә күренмәле сыклык җыелган куык чыга. Өченчесендә хирург ярдәме таләп ителәчәк. Дүртенче стадиядәге кешегә ярдәм күрсәтмәсәләр, ул комага китәргә, яисә үләргә мөмкин”, - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өшү