Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгында Covid-19дан үлүчеләр саны турындагы мәгълүматлар арасындагы аерманы аңлаттылар

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, яңа коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны Федераль чыганактан мәгълүматлар бирү тизлеге аркасында аерылып тора.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, яңа коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны Федераль чыганактан мәгълүматлар бирү тизлеге аркасында аерылып тора. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

«Мәгълүматлар тапшыру тизлегендә, аларның тулы кыйммәтле булуында сорау бар. Барлык аермалар да тигезләшә, мәсьәлә бары тик мәгълүмат агымнары тизлегендә генә», — диде министр урынбасары.

Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, хәзер стопкоронавирус.РФ порталында мәгълүматлар һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән статистика төрлечә. Федераль сайтта Татарстанда коронавирустан барлыгы 105 кеше, республика мәгълүматлары буенча 107 кеше үлгән дигән сүз.

Министр урынбасары мәгълүматлардагы теләсә нинди аерманы аларның таралуы яки аларны яшерү белән аңлату дөрес түгел, эш бары тик мәгълүмат бирү тизлегендә генә, дип ассызыклады.

Фото: «Татар-информ» / Солтан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус пандемия covid-19 официаль мәгълүматлар яңа вируслы инфекция