Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда "Дуңгыз гриппы"ның 14 очрагы теркәлгән

Россия Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсен күзәтү хезмәтенең Татарстандагы идарәсе хәбәр иткәнчә Татарстанда бу көннәргә "дуңгыз гриппы"ның 14 очрагы теркәлгән.

Шуларның сигезе - Казанда, өчәр очрак - Чаллыда һәм Питрәч районында, дип хәбәритә Интертат.ру басмасы.
Республикада узган атнада кискен тын юллары авыруының 16 229 очрагы теркәлгән. Гриппны китереп чыгара торган вируслар һәрчак янәшәбездә яши, алар бик тиз тарала.Шуңа да кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр итә: суыклар башлану белән грипп, кискен тын юллары инфекцияләре арта, ел саен һәр районның дәвалау учережденияләренә 2 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итә.
Белгечләр фикеренчә, грипптан саклану чарасы - прививка ясату. Көзге чордагы вакцинация 70 -90 % очракта грипптан саклап кала.Аны авыру чоры күтәрелеш алганчы 2 атна алдан үткәрү мөһим,чөнки иммунитет тулысынча булдырылсын өчен нәкъ менә шуның кадәрле вакыт кирәк. Грипптан саклану өчен көн саен сарымсак, суган ашау,кулларны даими рәвештә сабын белән юу әйбәт нәтиҗә бирә. Авыру йоктырмас өчен марля - мамыктан әзерләнгән маска кияләр. Грипп вакытында үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый. Бары тик врач кына авыруның хәлен дөрес бәяли ала. Грипп чорында җәмәгать транспортында йөрүдән баш тарту кирәк. Саф һавада булу күпкә уңай нәтиҗә бирә.
Фото: kazan.aif.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250