Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда соңгы тәүлектә 59 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 59 яңа очрагы ачыкланган. Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ун кеше хастаханәгә озатылган, 49 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (19 кеше), 50-60 (14 кеше) һәм 60-70 яшь (14 кеше) аралыгында ачыкланган. Шул ук вакытта, алар арасында балигъ булмаган балалар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казан шәһәрендә (40 очрак) ачыкланган. Башка муниципалитетлар арасында әлеге күрсәткеч буенча Яшел Үзән районы (3 очрак) әйдәп бара.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 9 мең 44 очрагы теркәлгән, 7 мең 979 кеше (шуларның 46сы – узган тәүлектә) терелгән.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19 ковид-19