Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 10 мең 339 очрагы теркәлгән.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясенең 84 яңа очрагы теркәлгән. Алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән», — дип искәрттеләр ведомствода.

Җиде кеше хастаханәгә озатылган, 77 кеше өендә дәвалана.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (30 кеше) аралыгында ачыкланган. Алар арасында шулай ук 80-90 яшь аралыгындагы — биш һәм 90 яшьтән өлкәнрәк бер кеше дә бар.

Коронавирус йоктыручылар саны Казанда (46 очрак) иң күбе булган. Чаллы шәһәрендә — җиде, Югары Ослан һәм Түбән Кама районнарында дүртәр, Балтачта бер очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 10 мең 339 очрагы теркәлгән, 9 мең 75 кеше (шулардан 75 кеше — узган тәүлектә) терелгән.

Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19