Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә 90 кеше коронавирус йоктырган

Татарстан буенча 90 COVID-19 йоктыручының икесе Балтачта. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Татарстанда 90 COVID-19 яңа очрагы теркәлгән, барысы да элемтә юлы белән йоктырылган. 17 кеше хастаханәләргә урнаштырылды, 73 кеше өйләрендә дәвалана. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева хәбәр иткән.

Вирус яшен-картын араламый, бүгенге саннар шул турыда сөйли: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр һәм 50 яшьтән 60 яшькә кадәр - 22шәр кеше авырган. 60тан 70кә кадәр  - 18, 70тән 80гә кдәр - 16, 18-30 яшьлек - 9, 80-90 яшьлек һәм 18 яшькә кадәр икешәр кеше ковид-19 йоктырган

Бүгенгә Яр Чаллыда авыручылар саны кискен арткан, Казаннан (35) азга гына калышып 33 кешегә яңа таҗлы вирус диагнозы куелган. Спас районында - 4, Чүпрәледә - 3, Питрәчтә һәм Балтачыбызда икешәр, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Тукай районнарында берәр очрак расланган.

Республикада коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле 10 514 кеше авырган, 9215 кеше, шул исәптән 76сы узган тәүлек эчендә сәламәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19