Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Түгәрәк өстәл» артында

Балтач үзәк хастаханәсендә «Ак барс - Мед иминият компаниясе» җитәкчелеге «Түгәрәк өстәл» уздырды. Биредә райондашларыбыз үзәк хастаханәсе, «Ак барс-Мед иминият компаниясе» җитәкчелеге һәм вәкилләре белән кара-каршы сөйләште, үзләрен борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертте.

«Түгәрәк өстәл» артында очрашуыбызга нәкъ ярты ел вакыт узган. Биредә күтәрелгән табиблар, чиратлар мәсьәләсе монсында да көн тәртибендәге мәсьәләләр булды. Баш табиб Газинур Дәүлиев белдерүенчә, хастаханә табибларга кытлык кичерми. Тик шулай да киләчәктә гомуми практика, балалар табибы кайту көтелә. Халыкны иң борчыганы, билгеле, чиратлар. Киләчәктә боларны хәл итү юнәлешендә дә чаралар күреләчәк. Райондашлар шулай ук «Бахилалар ник бушка бирелми икән?» дигән сорау белән дә мөрәҗәгать итте. -Бахила белән тәэмин итү өчен дәүләттән акча күчерелми һәм аны алу мәҗбүри түгел, теләгән кеше икенче аяк киеме алып килә ала. Үзен һәм янәшәдәгеләрне хөрмәт иткән һәркем беренче аяк киеме белән табиб бүлмәсенә кермәс,- дип җавап бирде әлеге сорауга баш табиб.


Дарулар белән тәэмин ителеш буенча да сораулар күп булды.
«Ак барс-Мед иминият компаниясе»н күпләребез полис бирүче һәм алыштыручы оешма, дип кенә белә. Баксаң, алар безнең хокукларыбызны яклаучы да икән. Оешма иминиятләштерелгән гражданнарга күрсәтелгән медицина ярдәмен тикшерә һәм кирәк икән экспертиза да үткәрә.


«Түгәрәк өстәл» артында күтәрелгән мәсьәләләрнең һәрберсенә канәгатьләнерлек җавап алынмаса да, үзебезгә кирәкле һәм моңарчы белеп бетермәгән мәгълүматлар алу мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250