Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тормыш белән көрәш

16нчы ноябрь көнне Бельгиянең Брюссель шәһәренең «Сэнт Люк» клиникасында нәни кызыбыз Энҗе Галимуллинага катлаулы операция ясалды.


Кызыбыз туу һәрберебез өчен олы шатлык булды. Әмма язмыш әзерләгән авыр сынау безне җиде юл чатында калдырды. Кызыбызның 1А типлы гликогеноз авырулы һәм аннан котылу өчен кыйммәтле операция ясатырга кирәклеген белү белән яшәеш, тормыш тукталгандай булды. Рәсәй табибларының сәламәт бавырны күчереп утырту мөмкинлеге барлыгын әйтүләре сүнә барган өметләребезне янәдән кабызды дияргә кирәк.
Хәйрия фондының Энҗе Галимуллина исеменә 94000 евро җыю турында чакыруын барлык Татарстанлы «күтәреп» алды. Татарстан Хөкүмәте җитәкчелеге, республиканың Финанс министрлыгы, «Сбербанк» коллективлары беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды. Тормыш иптәшем Гөлшатның һәм үземнең коллегаларым да әлеге зур сумманы җыюда үзләреннән саллы өлеш кертте. Райсовет, район башкарма комитеты, җир һәм финанс-бюджет палатасы, социаль яклау бүлеге, район оешмалары, шәхси эшмәкәрләр, мәктәп-детсад, клуб, библиотека хезмәткәрләре, авыл җирлекләре, әти-әниләребез, туганнарыбыз, якыннарыбыз, дуслар һәм сыйныфташлар безнең кайгыбызга битараф калмады. Рамазан ае булганлыктан фитыр сәдакаларын күпләр Энҗебезгә тапшырды. Иман йорты хуҗалары, бигрәк тә ТР баш казые Җәлил хәзрәткә олы рәхмәтләремне ирештерәсем килә. Хәлебезгә кереп матди ярдәм күрсәткән без белмәгән һәм үзара таныш булмаган кешеләргә дә рәхмәтебез чиксез.
Акчаның вакытында һәм тиешле күләмдә җыелу билгеләнгән вакытта операция ясарга мөмкинлек бирде. Шөкер, бүгенге көндә авыр минутлар артта калды. Әмма алда иң җаваплы этап-операциядән соң Энҗенең тулысынча савыгып бетүе. Операциягә кадәр һәр көн, һәр сәгать-минут тормыш белән көрәшкә тиң булды. Бүген исә күз нурыбыз операциядән соң реабилитация үтә.
Бүген без ярдәм кулы сузган игелекле җаннарга кызыбызга, аның белән бергә безгә дә «яңа» тормыш бүләк иткәннәре өчен күз яшьләре аша чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Бәхетле гаилә тормышы, сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев