Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ялтыравыкка кызыкмыйк!

«Сәламәт булу - иң зур байлык» дигән гыйбарә юктан гына тумагандыр.

Кызганыч, иммун системасы йомшак булган, авыруларга тиз бирешүчән балалар саны елдан-ел арта бара. Баланың рухи үсеше белән бергә аның физик үсешен, сәламәтлеген кайгырту тәрбияче, мөгаллим, табиблар һәм әти-әниләрнең төп бурычы булып кала.
Безнең Кариле балалар бакчасы коллективы бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып бара. Сабый чактан чыныгу күнекмәләре алу уңай йогынтысын бирми калмый. Массаж ясау, ялан тәпи төрле каршылыклар аша йөрү, елның төрле фасылында да саф һавага чыгу, хәрәкәтле уеннар, спорт бәйрәмнәре, ярышлар, физик күнекмәләрне үз итү бала сәламәтлеген ныгытуга бәһасез өлеш кертә. Ризыкны төрләндерү, балаларны файдалы, микроорганизмнарга бай булган ризыклар белән тукландыруга төп басымны ясыйбыз. Баланың саулыгын кайгырту әти-әниләр белән бергәләп эшләүдән дә тора.
Сер түгел, бу мәсьәләдә һәр гаилә дә бердәй карашта түгел. Әйтик, салкын тиюләр чоры башланса, күпләребез тизрәк антибиотикларга яки даруханәләрдә иркен сатыла торган төрле даруларны кулланырга ашыгабыз. Югыйсә, үзебездә үсә торган шифалы үлән-җимешләр бала өчен күпкә файдалырак бит! Тормышларыбыз мул дисәк тә, гаиләдә баланы дөрес тукландыруга игътибар җитеп бетми. Күпләребез ялтыравыклы кәгазьгә төрелгән чипсы, кириешки, сагыз, колаларны үзебез үстергән яшелчә, җиләк-җимеш, сок, кайнатмалардан өстенрәк күрә.
Кемдер баласының сабый чакта ук кесә телефоны, компьютер төймәләре белән «эш итә» белүе белән горурлана. Ә менә аның белән саф һавада бергәләп йөрү, уйнауга кирәксез гамәл дип карый. Әти-әниләр белән үткәрелгән җыелышларда менә шушы мөһим мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез, фикер алышабыз. Үрнәк гаиләләрнең эш тәҗрибәсе, табиб киңәшләре дә бу өлкәдәге тәрбия эшебезне җанландырып җибәрә.
Фото: http://ds111penza.ru/articles/136/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250