Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ярдәмнәрен күп тойдым

Мин 14 яшьлек чагымда бозлы суда аяк сөяген чатнатып, суык тидереп, хастаханәгә эләктем. "Хронический гематогенный остеомиелит" диагнозы белән 13 операция ясаттым.

Сөякне кырып, ватып алып чистарттылар. "Клиник үлем" кичереп, Казанда дәваландым. Яшем олыгайгач үт куыгы алдырдым. 17 сантиметр шешкән үтне Рашит Сафин алды. Уңайланып,тыныч кына яшәгәндә эчем авырта башлады. Апрель башында район хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ашыгыч ярдәм машинасы төнге 11дә хастаханәгә алып килде. Эчем бик нык авыргач бер укол булса да алып кайтып китәрмен, дигән идем, булмады...

Хирургия бүлегендәге Алишер Ахматхожаев исемле япь-яшь табиб: "Синең ашказанымы, юан эчәкме яки нечкәсеме - шуны ачыкламыйча җибәрмим. Дөрес диагноз куярга кирәк. Үт булмагач әллә бавырдыр," диеп мине тикшерергә, дәваларга алып калды. Хирург Сәетәхмәт Гаипназаров көнгә 9-10 тапкыр палатага кереп хәлне белеп кенә торды. Кан, бәвел, биохимик анализлар, система куюлар, УЗИ һәм ФГДС үтү кебек берничә төр процедуралар башкарырга туры килде. Ветеран хирург Наил Зарипов һәм фельдшер, шәфкать туташлары ­- Лилия Сираҗиева, Альфира Хәйруллина, Зөлфия Ибраһимовалар да үз эшләренең осталары икән. Ярдәмнәрен күп тойдым. Биредә хезмәт куючы һәр медицина хезмәткәренә дә рәхмәтле булып, савыгып чктым. Яшь хирурглар заманча җиһазлар ярдәмендә үт куыгына һәм башка зур операцияләргә алынып, уңышлы башкарып чыгалар. Халыкка хезмәт күрсәтүдә баш табиб җитәкчелеге дә сизелеп тора. Хастаханә умарта оясы кебек гөжләп эшли.

Фото: https://zdrav.tatar.ru/crbbaltasi/about

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250