Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үзебезне үзгәртү кирәк

Уңайлы мохит нәрсә ул? Билгеле, сәламәт кеше бу турыда уйлап та карамый. Ә менә өлешчә яки тулаем янәшәдәгеләр ярдәменә мохтаҗлар өчен бу мөһим сорау. Чөнки безнең җирлектән күпкатлы торак йортлар, учреждениеләрнең архитектурасы һәм планы һәммәсе дә сәламәт кешеләр өчен уйланылган.

Бер ел элек чамасы инвалидлар җыенында катнашырга туры килде. Шунда коляска белән хәрәкәтләнүче инвалид кыз Чулпан Габделганиеваның әйткән сүзләре кылт итеп исемә төште. «Безнең җирлектә бер генә бина да коляска белән хәрәкәтләнүче инвалидларны искә алып төзелмәгән. Мондый мөмкинлек тудырылганнары да таләпләргә туры килми, пандуслар бик сөзәк итеп эшләнгән», диде ул. Бераз вакыт узу белән «Уңайлы мохит» максатчан программа турында хәбәр таралды. Татарстан Республикасы өч бәхетле төбәк исемлегенә кереп әлеге программаны тормышка ашыру насыйп булды һәм ул 2015нче елга кадәр дәвам итәчәк. Шул исәптән безнең район да әлеге исемлекне тулыландыручыларның берсе.
2011нче елда «Уңайлы мохит» программасы кысаларында безнең җирлектә үзәк хастаханәдә төрле категория инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикле булганнарга уңайлы шартлар тудыру йөзеннән тукталышлар, уңайлы, тупсасыз керү һәм чыгу юллары, тиешле рәвештә җиһазландырылган санитар бүлмәләр һәм иң мөһиме күптәннән хыялланган лифт монтажлауга ирешелде. Моның өчен федераль бюджеттан ике миллион сум акча бүленеп бирелде. Әлеге вакыйгада акчалар мөһиме түгел, ә инвалидлар өчен уңайлы шартлар тудыру. Программаны тормышка ашырганда шулай ук инвалидлар оешмасын эшкә тарту да кирәкле гамәл. Чөнки әлеге уңайлыклар инвалидлар өчен эшләнә һәм бу очракта аларның фикеренә колак салу бик кирәк. Социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда бүгенге көндә безнең районда 4570 инвалид исәптә тора, ә коляска белән хәрәкәтләнүчеләрнең саны 78. Димәк, 78 райондашыбыз кеше ярдәменнән башка хәрәкәтләнә алмый, һәрвакыт кемнеңдер булышуына мохтаҗ дигән сүз. Без еш кына аңлау, үзеңнән көчсезрәкләргә игътибарлы булу кебек кешелек сыйфатлары турында онытып җибәрәбез. Инвалидларның үз эчләренә бикләнеп өйләрендә генә утыруларына, гадәти тормыштан мәхрүм калулары турында уйлап та карамыйбыз. Ирекле хәрәкәт итү өчен яңа мөмкинлекләр булдыруда аларга ярдәм итәр, коляскалы инвалидларга карашыбызны үзгәртер өчен иң элек җәмәгатьчелек аңын яңартып кору кирәк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250