Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Зәмирә Чехиядә дәвалана

Узган ел җәй көне Борнак авылында яшәүче кечкенә Зәмирә Шәмсетдинова турында язып чыккан идек. Зәмирә тумыштан авыру бала, әлегә тәпи йөри дә, сөйләшә дә алмый, ул гел кемнеңдер ярдәменә мохтаҗ.

Әти-әнисе бердәнбер кызларын аякка бастыру өчен чит илгә барып дәвалану курсы үтәргә теләп, райондашларыбыздан матди ярдәм сораганнар иде. Аллаһыга шөкер, кыска вакыт аралыгында изге күңелле кешеләр ярдәме белән тиешле сумма җыелып, Зәмирә Чехиягә бара алды. Бүгенге көндә ул шунда төрле дәвалану курслары уза.

"Уңай якка үзгәрешләр бар кебек инде. Кайбер төр дәвалану курсларын бик авырдан ала, елый, көйсезләнә. Ә болай кызыбызның кәефе бик яхшы. Чираттагы дәвалану курсын алу өчен август аена язылдык. Бу юлы да райондашларыбыз ярдәмнән ташламас Аллаһы боерса дип ышанабыз", ди Зәмирәнең әтисе Илназ.

Зәмирәнең Чехиядә ничек дәвалануын күрәсегез килсә, аның махсус төркеменә рәхим итегез. Кечкенә, матур кызыбызга уңышлар, ә әти-әнисенә сабырлык теләп калабыз. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән Зәмирәнең тәпи китүен дә күрербез дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250