Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Хәлебезгә керделәр

Норма теш поликлиникасы хезмәткәрләре адресына бик күпләр бары рәхмәт сүзләре генә әйтә. Хәлебезгә кереп ярдәм итүләренә үзебезнең дә чиксез куанып, рәхмәтләр укыган көнебез.

Күптән түгел тормыш иптәшем Рәйсә егылып аягын сындырды. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, шушы арада өч теше сынды. Кичекмәстән, теш табибының ярдәме кирәк булды. Теш поликлиникасына алып бару мөмкин түгел. Аяк гипста булу өстенә, олы яшьтә бит. Азат Ишморатовка мөрәҗәгать иттем. Эше күп булуга карамастан, Азат өйгә килеп Рәйсәнең теш төпләрен алды. Ул бик яхшы табиб, үз эшенең чын остасы икән. Чиратка теш кую мәсьәләсе килеп баскач, табиб Фоат Нәфыйков янына барырга туры килде. Пациентлары күп булса да, өебезгә килеп теш кую өчен үлчәү алырга вакыт тапты. Бүген исә протезлар ясату эше дәвам итә. Юк вакытларын бар итеп, өлкән кеше сүзенә колак салып, хәлебезгә кереп ярдәм иткән теш табибларына ихлас күңелдән рәхмәтләребезне ирештерәбез. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, коллективка ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә һәрвакыт иминлек булуын телибез. Рәсемдә: чираттагы консилиум вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250