Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Карилендәге амбулаторияне ремонтларга 2 миллион гына җитми

Соңгы елларда районыбызда республика программасы кысаларында инде бик күп медицина учреждениеләренә ремонт ясалды. Һәм бу эш быел да дәвам итә.

Балтач үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев белдергәнчә, агымдагы елда 10 фельдшер-акушерлык пункты төзекләндереләчәк. Аларның 8ендә эш тәмамланган да инде. Субаш авылында исә яңа модульле ФАП сафка басачак. Ә иң куандырганы быел, ниһаять, Кариле амбулаториясендә ремонт эшләре башланды. Әлеге эшләр «Стройград» оешмасына йөкләнде. Бүгенге көндә тәрәзәләр алыштыру эше төгәлләнде, шушы көннәрдә түбә дә ябылып бетәчәк.
- Аннан соң бина эчендәге эшләргә күчәбез. Җылылык системасын алыштырып, канализация һәм су торбаларын яңартабыз, - ди оешма җитәкчесе Наил Сафиуллин.
Программа буенча бүленеп бирелгән 2 миллион сум акча амбулаторияне тулаем төзекләндерергә җитмәсә дә, ремонтның башлануы мөһим. Шыксыз бинага килеп керү белән хәтта теш сызлаулары да басыла иде. Кариле амбулаториясендә ремонт түбә, тәрәзә, җылылык системасын алыштыру белән генә тәмамланмый. Алдагы елларда программага кереп булса, түшәм, идән, стеналар да ремонтланачак, ди җитәкчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250