Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

НАРАТ ЫЛЫСЫ САВЫКТЫРА

Нарат ылысын кышын яки иртә язда җыярга кирәк, бу вакытта анда сихәтле эфир майлары, С һәм В1 витаминнары күбрәк.


❓Нарат ылысы суы турында языгыз әле. Ничек әзерләргә, эчәргә, нинди авырулардан файдасы тия?
Диләрә, Яңавыл.

Кышын витаминнар һәм минераллар җитми, шуңа организмның салкын тию, вируслы авыруларга каршы тору сәләте кими. Нарат ылысы төнәтмәсенең ялкынсынуга каршы тору үзлеге бар, ул иммунитетны ныгытырга булыша, бөерләргә дә файдалы, нервларны тынычландыра, кан тамырларын чистарта.

Нарат ылысын кышын яки иртә язда җыярга кирәк, бу вакытта анда сихәтле эфир майлары, С һәм В1 витаминнары күбрәк. Ылысларны кечкенә ботаклары белән җыярга ярый, киптереп сакларга була.

1 аш кашыгы вакланган ылысны 250 мл кайнар суга салып, термоста 1 сәгать төнәтергә һәм сөзәргә. Көнгә 2-3 тапкыр, ашаганнан соң, чирек яки яртышар стакан эчәргә була. Грипп, кискен сулыш юллары авырулары белән чирләгәндә файдасы зур. Организмны, иммунитетны ныгыта.

Нарат ылысы төнәтмәсе кан тамырларын яхшы чистарта. 2 шәр аш кашыгы гөлҗимеш һәм суган кабыгы, 5 аш кашыгы яңа җыелган нарат ылысын 1 л салкын суга салырга. Капкачын ябып, талгын утта 5-10 минут кайнатырга һәм 10-12 сәгать төреп яки термоста төнәтергә. Төнәтмәне көн дәвамында аз-азлап эчәргә. Шулай 14 көн дәваланырга була.
1 ай тәнәфестән соң курсны кабатларга мөмкин.
 

Ирек мәйданы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык медицинасы нарат ылысы