Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

24 март – туберкулезга каршы көрәш көне.

24 март - туберкулезга каршы көрәш көне. Шул уңайдан бу авыру турында кайбер фактларны тәкъдим итәбез:

- 1882 нче елның 24 мартында немец галиме Роберт Кох туберкулез авыруын тудыручы микробны ачыклый һәм шушы көннән башлап авыруны дәвалап була башлый. Галим хөрмәтенә бу микробны Кох таякчыгы дип йөртә башлыйлар;
- 1997 нче елдан башлап Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) 24 мартны Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне итеп игълан итте. Ел саен бу көндә күп төрле чаралар үткәрелә башлады. Бу чаралар авыруны кисәтүне, вакытында диагноз куюны һәм туберкулез белән авыручыларнын үлемен киметүне күздә тота;
- туберкулез авыруы меңнәрчә ел элек барлыкка килгән моңа дәлил булып Перуда табылган мумиедә туберкулез таякчыгы табылу тора;
- БМО саннарына килсәк дөньядагы бар халыкның өчтән бере бу таякчыкны йөртә, әмма бик азы гына авырып китә. Безнең район территориясендә дә туберкулез ел саен теркәлә тора. 2014 елда мәсәлән 5 яңа очрак теркәлде. Шунысы куанычлы, күп еллар балалар арасында туберкулез очрагы юк;
- иммун системасы какшау булган кешеләр тизрәк туберкулезга бирешә. ВИЧ йортүчеләр 20-30 тапкыр күбрәк туберкулез белән авырый. Яшәү рәвешеннән дә күп тора, 95% үлем яшәү рәвеше түбән булган илләрдә күзәтелә;
- соңгы елларда Кох таякчыкларының бик күп үзгәргән генетик линияләрен таптылар, ягъни меңнәрчә ел дәвамында барган эволюция таякчыкны үзгәрергә «өйрәткән»;
- узган гасырда табиблар: яхшы туклану, ял, саф һава, кояш тәкъдим итсә,безнең чорда авыруны җинәр өчен «учлап» дару эчәргә кирәк. Кох таякчыгы үзгәрә, дәвалауга авыр бирешә. Дәвалану чоры 2 елга кадәр сузылырга мөмкин;
- туберкулез күбрәк үпкә, бөер, бавыр, сөякләрне зарарлый;
- галимнәрнең яңа өйрәнүләре туберкулезны кешегә сыерлардан күчкән дип түгел, ә киресенчә, кешеләр сыерларны зарарлаган дигән фаразлар да әйтә;
- беренче вакцина кешеләргә 1921 елда кулланыла башлый. Ел саен аны Жир шарында 100 млн бала ала һәм бу прививка күп илләрнең милли календарена кертелгән, ягъни мәжбүри. БЦЖ вакцинасыныӊ кешене туберкулезга каршы торучан итүе расланган факт;
- туберкулез авыруын вакытында ачыклау йозеннән, балаларга Манту пробасы куела,ә зурлар ким дигәндә 2 елга бер тапкыр флюорография үтәргә тиеш. Хроник авыру белән исәптә торучылар һәм эш урынында таләп ителгәннәр флюорографияне ел саен үтә. Бу тикшеренүләр табиблар өчен түгел, ә бәлки үзебезнең сәламәтлек өчен кирәк.
Фото: http://vocmp.oblzdrav.ru/vsemirni-den-borbi-s-tuberkulezom-2.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250