Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Дөньяда коронавирусның куркынычрак штаммнары барлыкка килергә мөмкин

Кайбер илләрдә вакцинациянең югары дәрәҗәдә булуы һәм, гомумән алганда, «омикрон» белән авырганда чирнең җиңелрәк формада узуы пандемия бетә дигән ялгыш фикер тудырган.

Бүген дөньяда коронавирусның куркынычрак варианты барлыкка килү өчен «идеаль шартлар» туган. Бу фикерне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының генераль директоры Тедрос Аданом Гебрейесус белдерә.

«Асылда, йогышлырак, куркынычрак вариант барлыкка килү өчен шартлар идеаль булып тора», — дип, аның сүзләрен китерә ТАСС. Кайбер илләрдә вакцинациянең югары дәрәҗәдә булуы һәм, гомумән алганда, «омикрон» белән авырганда чирнең җиңелрәк формада узуы пандемия бетә дигән ялгыш фикер тудырган.

Әмма бу алай түгел, дөньяда һәр атна саен Covid-19дан 70 меңгә якын кеше үлә, ә илләрнең сәламәтлек саклау системасына эш чамадан тыш күбәйде, дип искәртте бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы җитәкчесе.

«Бу пандемияне туктату безнең игътибар үзәгендә булырга тиеш», — диде Гебрейесус һәм «ул биргән сабакларны өйрәнергә» өндәде.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус