Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Гөлназга кереп кара»

Салкын тидердем бугай. Аяк тартмаса да хастаханәгә бармыйча булмады. Үпкәләргә төшкән дип ятарга ук салдылар.

Бик тә сабыр, бик тә кешелекле табибка туры килдем. Хәер, Гөлназны элек тә белә идем. Малае Балтачтагы 1нче номерлы бакчага минем группага йөрде. Әллә шуңа күрә генә миңа бик игътибарлымы дигән уй да кергән иде күңелгә. Алай түгел икән. Безнең палатада ятучы хасталарның 5сенә дә җылы мөнәсәбәтен кызганмады Гөлназ. «Гөлназ кергәч, палаталар яктырып киткәндәй була. Дөрес диагноз куеп, бик әйбәт дәвалады. Әле поликлиникада да авырулар кабул итә ич. Ничек җитешә дә, ничек түзә», ди Балтачтан шушында дәваланып савыгып чыккан Җәүһәр Хөснетдинова.
«Күпме йөреп тә чиремне таба алмаганнар иде, Гөлназга кергәч, ул зоб дип диагноз куеп, Казанга җибәрде. Шушы диагноз буенча дәваланып, хәзер уңайланып киләм», ди Миләүшә Габдуллина. Балтачта яшәүче Лилия Габделхакованың да хөрмәте зур аңа. Ул аларның әти-әниләрен дәвалый икән. Яңа Салавычтан Маһидилбәр Сабирова да «Гөлназда дәвалана башлагач дөньяларым яктырды, авыруларым җиңеләйде», ди. Әнә, поликлиника юлында йөри-йөри чирен таба алмыйча интегүчеләргә: «Гөлназга кереп кара, дип киңәшен бирә анда дәваланып савыккан кешеләр.
Сүзем мең төрле авыруны дәвалыйм, дип шапырынучы им-томчы турында түгел, ә район үзәк хастаханәсенең гап-гади табибы Гөлназ Низамиева хакында. Ул медицина академиясен тәмамлаганнан соң, 1999нчы елда шушында эшли башлаган. Кешеләргә булган җылы мөнәсәбәтле, эшен белеп, җиренә җиткереп башкаручы Гөлназдан «Каян килгән сиңа шул кадәр наз?», дип сорыйсы килә. Аның әнисе Елена Тихоновнаны да шундый кешелекле, кече күңелле, назлы хатын дип беләм. Бик озак еллар Балтач урта мәктәбендә химия укытты. Пенсиягә чыккач та балаларга үзе укыткан фән буенча БДИга әзерләнергә ярдәм итте. Елена Тихоновна тормыш иптәше Альфред Нәҗметдинов белән өч бала үстерделәр. Олысы - уллары Айрат кына гомерсез булды, әти-әнисе йөрәгендә гомерлек яра калдырып, кайнар нокталарда һәлак булды. Узган көз Кариле егетенә кияүгә чыккан кече кызлары Гөлшат «Татфондбанк»ның Балтачтагы филиалында хезмәт куя. Гомере буе районда төзелеш буенча җаваплы эшләрдә, җаваплы оешмаларда хезмәт иткән Альфред абый Нәҗметдинов үзе дә бик кешелекле, ярдәмчел. Күрше-тирәдәгеләр белән аралашып, эшләгән чорларында очраган төрле кызык маҗараларны мәзәк итеп сөйләп, үзенең дә, кешеләрнең дә күңелен күтәреп, кызы Гөлназның табиб буларак эшенә теләктәшлек белдереп, ирешкән уңышларына чын күңелдән сөенеп яши. Менә шундый гаиләдә үскәнгә, менә шундый кешелекле, назлыдыр инде ул Гөлназ.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250