Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирус кискен тарала: узган тәүлектә Татарстанда 174 кеше Covid-19 йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 30057 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясен 174 кеше йоктыруы турында хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Шулай ук  38 кеше хастаханәләргә озатылган, 136 кеше өйләрендә дәвалана диелә әлеге хәбәрдә.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясе 30057 кешедә ачыкланган, 24 878 кеше, шуларның 130ы узган тәүлектә, терелгән.

Узган тәүлектә коронавирус йоктыру очраклары республиканың 23 мунициаль берәмлегендә теркәлгән, иң күп очраклары Казан (69). Яр Чаллы (25) һәм Чистай (13) шәһәрләренә туры килә. Шөкер, бүгенгә Балтачта андый очрак ачыкланмаган.

Республикада барлыгы 1 млн 468 432 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 014 875е икенче дозаны да алган. 

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз?!

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19

2
X