Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

“Ковид миңа кагылмас дип әйтерлек түгел”, ди райондашыбыз

Розаның авырта башлаганын уртак танышыбыз аша белдем. Ул вакытта районда түгел идем. Тиз генә телефон аша хәлен беләсе иттем. “Дүшәмбе эшкә баргач, кире кайттым. Хәлем бик авыр”, диде дустым.

Ковидка анализ биргәч, диагноз раслана. Озак вакытка сузылган дәвалану, сызланулар, йокысыз төннәр инде артта калды шикелле. Ләкин әле бөтенләй үк сәламәтләнеп бетмәсә дә, Роза хастаханәгә барырлык, кислород аппаратларына ялгарлык булмаганына мең кат шөкер итә.

Ковид авыруы белән күзгә-күз очрашкан кеше буларак, Розага берничә сорау белән мөрәҗәгать итмичә кала алмадым.

– Авыруның беренче билгеләрен кайчан сиздең?
– Үзем медицина кешесе булсам да, бу авыру миңа кагылыр дип уйламадым. Иң элек хәлем китте, буыннарым, аякларым, кулларым сызлый башлады. Йөри алмый башладым. Температурамны үлчәп карасам, 37,5. Кичкә таба тамакларым авырта, колакларым сызлый башлады. Тамагым елга бер авырта иде, шуңа да авыруым көчәймәсен дип дарулар эчә башладым, тамагымны гел чайкап тордым, күп итеп сыеклык эчтем. Һәр ике сәгать саен борыныма дару салдым.

– Әлеге дәваларның файдасы булдымы?
– Авыруымны бераз булса да басып торды, әмма температурам 38гә күтәрелде, тамак авыруым кимемәде. Хәлем торган саен начарланды. Дәвалануымны дәвам иттем. Хәл булмагач күбрәк ятып кына тордым, әмма аркага ятып булмады.

– Табибларга кайчан мөрәҗәгать иттең?
– Ике көн температурам төшмәгәч, участок табибына шалтыраттым. Килде, тикшерде, ковидка анализ алдылар. Табиб билгеләгән дәва белән дәвалануымны дәвам иттем. Вируска каршы дару эчә башладым.

– Ис-тәм сизүең нишләде?
– Өч көннән соң ис-тәм сизми башладым.

– Райондашларыбызга нинди киңәшләр бирер идең?
– Иң элек паникага бирелмәскә кирәк. Борчылудан өстәмә авырулар барлыкка килергә мөмкин. Күп кеше анализ нәтиҗәләре килгәнче тамографиягә барырга ашыга. Шул рәвешле озын чиратлар барлыкка килә. Шуңа да табиб кушканнарны гына эшләсәк иде. Кулларны даими юып торырга, маскаларны ешрак алыштырырга киңәш итәр идем. Масканы да ияк астына түгел, нәкъ менә борынга кадәр кияргә кирәк. Дәвалануны соң башларга ярамый. Участок табибигыз нинди дару, дәва яза, барысын да төгәл үтәп барыгыз. Сезнең сәламәтлек бары үзегез һәм якыннарыгыз өчен кадерле. Сәламәт булыйк!

Фото: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19 ковид-19