Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Нормадагы теш поликлиникасында коткардылар газаптан

Ике көн рәттән, тешем сызлап, бәгырьгә төште. Яңа ел тирәсендә, шулай сызлап, җелекне суырган иде инде.

Ул чакта күрше Салавычтагы теш табибы Әмир Нәсыйховка чыгып, вакытлыча пломба салдырган идем. Кабат яматырга чыдамлыгым җитмәде. Бармак башы кадәр генә теш булса да, сызлап үзәккә үтсә дә, алдырырга да, яматырга да куркыта шул, каһәр.
Чарам калмагач, Нормадагы теш поликлиникасына киттем. "Болай гына авыртасын белсәм, әллә кайчан килгән булыр идем!", - минәйтәм. Теш алдырып чыккач, дөньядагы иң бәхетле кеше идем, ахрысы.
Райондагы бердәнбер хирург, утыз елга якын стоматолог булып эшләүче Азат Уран улы Мостафин, җиңел кулдан уннан артык пациент кабул иткән иде инде. Мин - унөченчесе. Әле бит бу эш сәгате башланып, тулар-тулмас ике сәгать үтте дигәндә.
"Кеше көн саен шулай күп буламы?" - дип кызыксынам. Баксаң, көн дә шушы хәл, әле моннан да күбрәк вакытлар була икән. Нормативлар буенча көне буена сигез кеше кабул итәргә тиеш булсалар да, килгән авыруның хәленә кереп, кире бормаган табибка, андагы шәфкать туташларына "рәхмәт" дими, ни дисең?!
Бер яктан, эшләре күп дип аларны жәлләсәм, икенче яктан уйландыра торган факт бит бу: димәк, тешләребезне саклый, вакытында дәвалата белмибез...
Фото: http://findcoupon.ru/d/442659/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250