Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Район педиатры Гөлнара Шәйхиева:”Соңгы биш елда прививкалардан баш тарту очраклары күбәйде”

Полиомиелит, дифтерия, кызылча кебек авыруларның инде ни икәнлекләрен оныта башладык шул. Югыйсә, бу чирләр нәкъ менә иммунизация ярдәмендә ирешелгән.

Илебездә кисәтү прививкалары илкүләм календарь бунча ясала. 12 төр чир - коклюш, полиомилет, столбняк, дифтерия, кызылча, кызамык, вируслы гепатит, эпедимик парадит, туберкулез, грипп. Гемофильная һәм пневмокок инфекцияләренә каршы 2001 нче елдан планлы иммунизация башланды. Прививкалар ясата башлау белән күп кенә йогышлы авырулар юк ителгән диярлек. Юкса, алар күптән түгел генә меңләгән кеше гомерен өзгән. Әйтик, полиомилет белән авыручылар күп булган елларда бу чирдән үлүчеләр исәбе 25 процентка җиткән. Дифтерия белән дә элегерәк елына 1500-2000 кеше авырган.

Бу статистиканы тагын да дәвам итәргә булыр иде. Димәк, вакцинация ярдәмендә күп кенә инфекцияләр ярдәмендә идарә итеп була. Әмма соңгы елларда республикабызда прививкалардан баш тарту кебек зур проблема барлыкка килде. Табиблар сүзенә колак салмыйча, күп кенә әти-әни имеш-мимешләргә, интернеттагы мәгълүматка ышанып, нәниләренең гомеренә куркыныч сала. Баш тартуның еш очрый торган сәбәбе - ул прививкалар нәтиҗәсеннән курку. Прививка ясалгач, температура күтәрелү, хәлсезлек, укол ясалган урында шешү күзәтелергә мөмкин. Бу билгеләр өзлегү түгел, вакцинациягә була торган организмның реакциясе. Прививка бала авырмаган вакытта дөрес итеп ясалса, өзлегүгә китерми.

Прививкалардан баш тартучы әти-әниләрнең күбесе, үзләренең карарларын ислам дине кануннары буенча дип аңлаталар, динне сәбәп итеп куялар. Ләкин үзләре Хаҗга барган очракта йогышлы авырулардан сакланыр өчен күп прививкаларны түләүле рәвештә ясатып китәләр.

Прививкадан баш тартып, балаларының һәм үзләрнең дә сәламәтлекләрен курыныч астына куюларын барлык кеше дә аңласа иде.
Гөлнара Шәйхиева,
районның баш
балалар табибәсе.
Фото: zdrav

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250