Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда 303 медицина учреждениесе коронавирус буенча "кайнар линия" гә тоташачак

Медицина учреждениеләрнен үзара тоташтыру ун көн эчендә тәмамланачак.

Татарстанда якын арада 303 медицина учреждениесен бердәм телефон элемтәсе белән тоташтырачаклар, бу аларны Covid-19 коронавирусы белән бәйле мәсьәләләр буенча кайнар линиягә тоташтырачак. Бу хакта бүген #ТатарстанОнлайн тапшыруы эфирында  Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

«Хәзер без 303 медицина учреждениесен бердәм телефон элемтәсе белән бәйлибез. ТР Президенты безгә бу бердәм элемтәне булдыру бурычын куйды. Бүгенге көнгә без 303 медицина учреждениесенең 25ен элемтәгә керттек инде. Һәм киләсе ун көндә бердәм челтәр булсын өчен калганнарын да бу бәйләмгә тоташтырып бетерәчәкбез", - дип аңлатты министр.

Элегрәк Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, Covid-19 проекты буенча яңа кайнар линия эшли башлаганын хәбәр иткән идек. Хәзер белгечләр белән 122 бердәм номеры буенча элемтәгә керергә мөмкин.

Тулырак: ТИ

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар линия коронавирус