Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 53 кеше коронавирус йоктырган

Бер тәүлектә 8,1 мең кеше коронавируска тест ясаткан.

Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең 53 очрагын ачыклаганнар.

«Республикада узган тәүлектә яңа коронавирус йоктыруның 53 очрагы теркәлде. Республикада барлыгы 23 876 тапкыр ковид диагнозы куелган», дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева.

Авыру кеше белән аралашкан яки ковид билгеләре булган 2,7 мең кешене табиблар күзәтеп тора. Бер тәүлектә 8,1 мең кеше коронавируска тест ясаткан.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, республикада барлыгы 21,2 мең кеше (узган тәүлектә — 49 кеше) коронавирустан терелгән.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19

2
X