Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

"Уңайлы мохит” республика программасы нигезендә районыбызда күләмле эшләр башкарыла

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина белән бер концерттан соң гәп корабыз: "Булдыра да инде бу Чулпан (Кариле авылында яшәүче, райондашларга яхшы таныш Чулпан Габделганиева - ред.) үткәрелгән барлык чараларга килергә тырыша.

Районда аның кебек коляскада гына йөрүчеләребез аз түгел, әмма алар мондый тамашаларда бөтенләй күренми",- дибез.
Гомумән, без аларны мондый бәйрәм-тамашаларда гына түгел, Балтач урамнарында бөтенләй дә күрмибез түгелме? Ә бит андыйларның саны район буенча җитмештән артык. Сәбәп нидә? Бу кешеләребез шулай үз-үзләренә бикләнгәнме, әллә аларга безнең урамнарыбызда, хезмәт күрсәтә торган оешмаларда, җәмәгать урыннарында йөрү, керү өчен шартлар, мөмкинлекләр юкмы? Икенче сәбәп чынбарлыкка күбрәк туры киләдер, мөгаен.
Дөрес, соңгы елларда республикабызда бара торган "Уңайлы мохит" программасы районда да бу юнәлештә "боз"ны кузгатты, коляскалылар, мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен бина һәм корылмаларда уңайлыклар булдыруда беренче адымнар ясалды. 2011 елда, мәсәлән, Балтач үзәк хастаханәсендә шушы программа буенча ике миллион сумлык эш башкарылды: лифт куелды, бүлекләргә, кабинетларга ансат кына керү мөмкинлеге булдырылды. Регистрациядә, аерым туалетларда да хәзер аларга уңайлыклар бар. Норма урта мәктәбендә (бер миллион 678 мең сумлык эш башкарылган) һәм ремонт уздырылган башка мәгариф учакларында да бу мәсьәләгә зур игътибар бирелде. Бөрбаш урта мәктәбе исә, бу нисбәттән барлык төр таләпләр үтәлгән бердәнбер яңа бина булып тора.
Сүз дә юк, социаль ярдәм күрсәтү учреждениеләре иң беренче чиратта бу категория кешеләр турында кайгыртырга, иң уңайлы мохит булдырырга омтылырга тиешләр. Шөкер, 2012 елда Чепьяда урнашкан "Наз" тернәкләндерү үзәгендә нәкъ менә шул максатта ике миллион тугыз йөз мең сумлык зур эш башкарылган. Ә 2014 елда мондый үзгәрешләр халыкны социаль яклау бүлеге урнашкан бинада планлаштырылган. Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә - ике миллион, Балтач урта мәктәбендә ике миллион йөз мең сумлык төзелеш эшләре башкарылачак. Рифат Закиров, Рафаэль Габдрахманов, Наил Сафиуллин, Фагыйль Шәфигуллиннар җитәкләгән төзелеш оешмалары ярдәме белән бу изге ниятләребез дә чынга ашар дип көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250