Аллергия яшәрә
Соңгы елларда аллергиядән интегүче балалар саны бермә-бер арткан. Аллергияне дәвалау ысуллары бармы?
Аллергия елдан-ел яшәрә. Элек бу чир белән 4-5 яшьтән авырый башласалар, хәзер 1 яшьлек балалар да аллергиянең соңгы стадиясенә җитә.
Аллергия элек тә булган, ләкин ул чакта чир күп балада җиңел формада узган, шуңа моңа әллә ни әһәмият бирмәгәннәр. Хәзер исә аллергия “усалланды”, вакытында чарасын күрмәсәң, балада астматик өянәкләр–тын кысылу, буылу барлыкка килә. Аллергия ни өчен шулай көчәя соң? Табиблар әлегә бу турыда тәгаен әйтә алмый. Фән нигезендә расланган рәсми дәлилләр дә юк. Шулай да “экология пычранды”, “климат начарайды” дигән фикерне инкарь итеп булмый.
Аллергия үзеннән-үзе бетми. Әгәр бала вакытында тиешле дәвалау курсларын узмаса, аның билгеләре көчәя генә. Шуның өчен авыруның беренче билгеләре барлыкка килүгә үк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Аллергия берничә төрле була:
– Аллергик дерматит (бетчәләр чыга, тән ярыла, бозыла башлый). Бу бигрәк тә яшь балаларда күзәтелә. Вакытында дәвалауны сорый. Башта күп төрле анализлар (кан, кулга сызып һ.б.) алына. Аллергиянең сәбәбен ачыклау мөһим.
–Аллергик ринит (озак вакытка сузылган томау, бала иртәләрен туктаусыз төчкерә, борчыла, борыны кычыта). Бу бигрәк тә яз-җәй көннәрендә күзәтелә. Чәчәкләр ата, тузан чыга. Бу чорда конъюнктивитлы ринит та барлыкка килә, ягъни аллергия күзгә күчә. Күз кычыта, эренли, кызара.
–Бронхиаль астма (йөткерү). Аллергиянең бу формасы бик җитди, катлаулы. Мондый диагноз куелган авырулар яшьтәшләреннән аерылмый. Шулай ук үсәләр, хәрәкәтләнәләр. Ләкин андый балаларга көчле физик күнегүләр рөхсәт ителми. Алар ГТО нормаларын тапшырмый, профессиональ спорт белән шөгыльләнми. Кызганыч, бронхиаль астма кешене гомер буена озатып бара. Мондый авырулар, хәлләре яхшы булса да, ярты елга бер тапкыр табиб күзәтүен узарга тиеш. Астмадан интегүче балаларның кул астында һәрвакыт махсус ингаляторлар булсын, дип киңәш итә табиблар. Сулыш алу кыенлашканда, авырулар өчен иң яхшы чара бу.
–Кычыткан бизгәге (крапивница)–кан тамырлары шешү. Бу төр сәламәтлек өчен әллә ни куркыныч түгел. Дәвалауга бирешә һәм башка кабатланмаска да мөмкин. Гадәттә, ул вируска каршы ясалган медицина препаратларына була.
Аллергиядән интеккән балага һәрвакыт бер табибта гына күзәтелергә киңәш ителә. Табиб өчен дә, бала өчен дә уңайлы бу. Әгәр аерым күрсәтмәләр юк икән, прививка ясатырга ярый. Гадәттә, прививка алдыннан өч көн кала һәм вакцина ясаганнан соң аллергия билгеләрен җиңеләйтә торган дарулар–“Зиртек”, “Фенистил”, “Супрастин” кулланырга тәкъдим ителә. Аллергия белән интегүче балаларга яз-җәй көннәрендә прививка, операция ясатырга рөхсәт ителми. Бу чорда хәтта кайбер балаларга урамга да чыгарга ярамый.
Прививка мәсьәләсе шактый катлаулы, һәр очракны аерым карарга кирәк. Шуңа күрә башта дәвалаучы табиб белән киңәшләшү мөһим.
Аллергия ашауга, тәрбиягә карамый. Иң беренче чиратта, бу нәселдән килә торган чир, ягъни ул геннарда була. Күп очракта әти–кыз, әни–малай принцибы буенча күчә.
***
Язма һәм фото "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, № 10 октябрь 2015
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев