Ашама, балам, кириешки...
Соңгы вакытта табиблар кешеләрнең, бигрәк тә балаларның бик аз сандагысы гына сәламәт дип чаң суга.
Чыннан да, дөрес итеп тукланмау, саф һавада аз йөрү, аз хәрәкәтләнү, балаларның чипсы, кириеш¬ки кебек тәм-том белән тамак ялгавы, компьютер, телевизор белән мавыгулары моның ачык мисалы.
Безнең Кариле балалар бакчасы сабыйларның сәламәтлеген ныгыту һәм үстерүгә аеруча зур игътибар бирә. Бу юнәлештә әти-әниләр алдында аңлату эше алып баруны да төп тәрбияви максаты¬быз дип саныйбыз.
Сер түгел, кайбер әти-әниләр бу хакта баласының сәламәтлегенә куркыныч янаганда гына ис-ләренә төшерә. Югыйсә, организмны балачактан ук даими рәвештә чыныктырып, саклап һәм күзәтеп тору ышанычлырак һәм җиңелрәк тә. Бу максатта бакчабызда даими рәвештә шәхси гигиена буен¬ча әңгәмәләр үткәрелә, физкультура-спорт хәрәкәтен киң пропагандалау, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү, туклану режимы буенча әти-әниләр белән педагоглар арасында бердәм эш алып барыла. Сәламәтлеккә багышланган чаралар әкияти-музыкаль тамашалар белән баетыла. Әки¬ят геройлары аша балалар гимнастика ясау, хәрәкәт итү, табигый витаминнар, ризыклар белән туклану, чисталыкка омтылу - гомумән, сәламәт яшәү рәвешенең файдалы якларын тирәнтен аңлый. Күптән түгел оештырылган «Сәламәтлек аланына, дуслар, рәхим итегез!» дигән кичә дә нәниләр өчен мавыктыргыч һәм файдалы үтте. Әнә шундый үтемле кичәләр, эзлекле рәвештә сәламәт яшәүне пропагандалау, һичшиксез, яшь буынның таза, көр күңелле булып үсүенә ярдәм итә ала.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 18:46Ятимлек ачысы гына җитмәгән... Ул дөньяга вакытыннан алда туган. Вакытыннан алда туу сәбәпле, сабыйга күп кенә җитди диагнозлар куелган, өч ай эчендә сабый берничә операция кичергән...11101
-
25 февраль 2021 - 17:21Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе вафат... Роберт Галиевка 67 яшь иде.28301
-
25 февраль 2021 - 16:11Зәмзәмия Гайфетдинова онык-оныкчыкларга бик бай (+фото) Балтач бистәсендә гомер итүче зәмзәмия Гайфетдинова 90 яшьлек юбилеен каршы алды.12601
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.5900
-
20 февраль 2021 - 08:25Газетаның 6нчы санында (19 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар41900
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.103601
-
24 февраль 2021 - 10:46Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде 23 нче февраль көнне көндез республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.67300
-
23 февраль 2021 - 17:11Пионер урамында... бар да элеккечә “Күршеләр – иң якын кешеләр” дип яши алар Узган ел шул урамда ялгызы яшәүче Гыйльмулла абый, операция ясатып, хастаханәдә ятканда, ул кайтышка өен юып, җыештырып, карлыгыннарын җыеп кайнатып, печәнен чабып, киптереп, өеп куйдылар күршеләре60903
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика