Хезмәт

Авитаминоз авырумы, әллә организмның «көйсезләнүе» генәме?

Авитаминоз турындагы төп сорауларга табиб-терапевт җавап бирә.

Кыш буе җылы язны көтеп яшибез. Тәрәзәдән кояш елмаеп, яз ишек кага башлауга исә, элеккеге күңел көрлеге әллә кая югала. Тән тиресе бозыла, чәч коела, ниндидер ят ризык ашыйсы, көн дәвамында йоклыйсы килә… Организм витаминнарга кытлык кичерә башлый. Язны мондый халәттә каршыламыйм дисәң, нәрсәләрне истә тотарга кирәк? Авитаминоз турындагы төп сорауларга табиб-терапевт Лилия Булатова җавап бирә.

Нидән гыйбарәт? Авитаминоз – кешенең теге яки бу төр витаминга кытлык кичерүеннән гыйбарәт. Ул организмның витаминнарны «сеңдерә» алмавы аркасында да килеп чыгарга мөмкин. Әйтик, ашказаны-эчәклек системасы белән бәйле авыруы булган кешенең әгъзалары тиешенчә эшләп бетермәскә мөмкин. Андый чакта организм витамин һәм микроэлементларны да авыр үзләштерә. Нәтиҗәдә, кеше никадәр генә дөрес тукланып, яшелчә, җиләк-җимеш, аксым һәм углеводларга өстенлек бирсә дә, организм барыбер витаминнарга кытлык кичерәчәк.

Ничек ачыкларга? Соңгы биш елда витаминнарга булган мөнәсәбәт тамырдан үзгәрде. Аларны махсус тикшеренү узгач кына эчәргә рөхсәт ителә. Витаминнар билгеләгәндә табиб иң элек кешене борчыган төп билгеләргә, ашказаны-эчәк системасының ничек эшләвенә игътибар итә, анализ нәтиҗәләренә таяна. Бүген организмга конкрет нинди витаминның җитмәвен төгәл ачыклаучы махсус биохимик анализлар бар. Шуңа күрә, витаминнарны бер зыянсыз әйбергә санап, белер-белмәс төймә кабудан сакланырга кирәк. Организмда витаминнарның чамадан тыш артып китүе дә куркыныч. Мисал өчен, организмга С витамины җитмәгәндә, гадәттә, теш казналыклары каный. Бу витамин чамадан тыш күп булганда да шундый ук билге күзәтелә. Нәтиҗәдә, кеше, әлегә нәтиҗәсе юк, дип С витаминын эчүен дәвам иттерә. Чынлыкта исә ул инде аны артык дозада кулланган була.

Нинди билгеләр күзәтелә? Авитаминоз вакытында, гадәттә, чәч төсе тоныклана, очлары икеләнә, коела башлый. Тырнаклар катламланып, сынучанга әйләнә. Тән тиресе агара, корый. Ирен кибү, ярылу кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин. Авитаминоз вакытында кайчак иренгә герпес та чыга. Кеше күз күременең начарлануын да сизәргә мөмкин. Организм витаминнарга кытлык кичергәндә кеше еш салкын тию, ОРВИдан интегә, күп кенә хроник чирләр баш калкытырга мөмкин. Авитаминоз халәтендә кеше йокыдан авыр тора, кәефсезләнә, баш мие эшчәнлеге дә начарлана.

Алдан кисәтеп буламы? Авитаминоздан саклану өчен иң беренче чиратта дөрес тукланырга кирәк. Моның өчен табында аксымга бай ризыклар (балык, йомырка, эремчек һ.б.), яшелчә һәм җиләк-җимеш булу шарт. Начар гадәтләрдән баш тартып, сәламәт тормыш алып бару, көн дәвамында саф һавада йөрү дә файдага булачак. Организмны борчыган барлык авыруларны да җиренә җиткереп, ахыргача дәваларга кирәк. Дәваланып бетмәгән чир шулай ук витаминнар кытлыгы китереп чыгара ала. Язгы-көзге чорда, профилактика максатыннан һәркемгә витаминнар эчеп алырга киңәш итәр идем. Балаларга, яшүсмерләргә, йөкле һәм имезүче хатын-кызларга, өлкәннәргә ул бигрәк тә файдага булачак. Язгы чорда бигрәк тә А, С, D витаминнары эчәргә киңәш ителә. Авитаминоз чорында көненә икешәр капсула D витамины, балык мае эчү дә ярдәм итәчәк.

Сүз уңаеннан… Күпләр: «Авитаминоз булмасын өчен яшелчә, җиләк-җимеш ашап торсам да җиткән», – дип саный. Ләкин бу – ялгыш фикер. Кышлаган яшелчә, җиләк-җимеш бик күп файдалы үзлекләрен югалта. Аларда витаминнан бигрәк «химия» күбрәк була. Чит илдән кайтартылган җиләк-җимештән дә файда көтмәвең яхшырак. Ник дигәндә, аларның күбесе өлгереп бетмәгән килеш җыела. Димәк, организм өчен файдасы да шулкадәр генә булачак. Консервланган җиләк-җимешләрдә витаминнар бермә-бер күбрәк була.

Нинди витамин җитми?

Җитмәгән витамин төре

Нинди билгеләр күзәтелә?

Кайда бар?

А витамины

Күрү начарлана, күз кабагы кычыта, тән кытыршылана, чәч төсе тоныклана, тешләр саргая.

Сөт ризыклары, диңгез ризыклары, карлыган, крыжовник, абрикос, кишер, шпинат.

В1 витамины

Тән тиресе шәлперәя, тын кысыла, аппетит начарлана, аритмия.

Чүпрә, камыр ризыклары.

С витамины

Теш казналыгы каный, кариес пәйда була, сулыш алу кыенлаша, ашкайнату системасы начар эшли башлый, хәлсезлек сизелә, кеше тиз арый башлый.

Яшелчә, җиләк-җимешләр, кара карлыган, томат, шпинат.

D витамины

Кариес пәйда була, буыннар авырта, тәнне көзән җыера, кеше ябыга.

Бавыр, йомырка, сөт ризыклары, майлы балык.

Е витамины

Организм тизрәк картая, тән тиресе шәлперәя, күрү начарлана.

Йомырка, кәбестә, шпинат, кишер, зәйтүн мае, көнҗет, җитен мае, миләш, сырганак, балык мае, чикләвек.

К витамины

Тән тиресе аз гына җәрәхәтләнсә дә, бик нык кан китү, теш казналыклары канау, ашкайнату системасы бозылу, хәлсезлек.

Кәбестә, брокколи, шпинат.

Ватаным Татарстан

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: