Хезмәт

Авыруларның күңелен дә дәвалаучы

Сабырлык, җаваплылык, пөхтәлек, сизгерлек, игътибарлылык, намуслылык – бу сүзләргә шәфкать туташы эшененең асылы салынган.

40 ел дәвамында районыбыз кешеләренә ярдәм итеп, хезмәтен яратып яшәүче Гөлнур ӘХМАДУЛЛИНА бу сыйфатларның барысына да ия.

Смәел авылында гади колхозчы гаиләсендә туып-үсә ул. Гаиләдә дүрт бала булып, өчесе медицина юлын сайлыйлар. – Абыебыз Фаилнең табиб булуы безгә дә әлеге дөньяга юл ачты дисәм бер дә арттыру булмас. Ул гомере буе терапевт булып эшләде, тормыш иптәше, кызы һәм улы (күп кенә райондашларыбыз Айрат Шәмсетдиновны бик яхшы белә иде һәм аңа ярдәм итүчеләр дә Балтачыбыздан күп булды – З.Ф.) икесе дә гинеколог булып эшләделәр, кызганычка начар авыру икесен дә бик яшьләй арабыздан алып китте, – дип күз яшьләренә ирек бирде Гөлнур апа. – Абыебыз артыннан мин һәм сеңлем Гөлзидә шәфкать туташы булырга укыдык. Гөлзидә Смәелдә фельдшер булып эшләп, лаеклы ялга чыкты, мин дә быел эштән туктыйм инде, җитәр, яшьләргә юл бирергә кирәк.

1978 елда Буа медицина училищесында укуын тәмамлап, Балтач үзәк хастаханәсенә шәфкать туташы булып эшкә кайта Гөлнур апа. Яшь белгеч ул вакытта хастаханәне җитәкләгән, тирән белеме белән халыкның хөрмәтен яулаган табиб – Виталий Иванович эшенең үзенчәлекләренә өйрәнә. Табигый сәләте, игътибарлылыгы, тырышлыгы белән остазларының эшен күзәтеп кенә дә олы тәҗрибә туплый Гөлнур апа. “Хастаханәдә төрле елларда хезмәт салган табибларның һәрберсен хөрмәт белән искә алам. Авырулар өчен борчылып, бар көчләрен аларны дәвалауга багышлаган изге күңелле шәхесләр белән янәшә эшләве бер яктан җиңел булса, икенче яктан һөнәреңә җаваплы карарга, үз-үзеңә таләпчән булырга өйрәтте” – дип искә ала Гөлнур Әхмадуллина. Шул ук елны аны Ушмага фельдшер-акушерлык пунктына мөдир итеп куялар. – Анда эшкә күчкәч кирпеч заводының тулай торагында яшәргә туры килде. Санитарка булып эшләүче Надя апа үзләренә гел кунакка дәшеп, тәмле ризыклары белән сыйлар иде. Ул вакытта бит машиналар юк, төнлә берәр кешенең хәле авырайса, я булмаса йөкле хатынның тулгагы башланса, ат белән Балтачка кадәр илтәсе, кире төнлә авылга кайтасы һәм инде иртән эшләргә керешәсе, – дип сагынып һәм хөрмәтен белдереп искә ала Ушмада эшләгән елларын Гөлнур ханым. Дөрес, анда аңа озак эшләргә туры килми, кире әле ул чактагы иске хастаханәгә шәфкать туташы булып кайта. 1984 елдан яңа – хәзерге бинага күченеп, бүгенгәчә Гөлнур ханым район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып хезмәт куя. Эшен җиренә җиткереп башкаруы, җаваплы хезмәткәр булуы белән хезмәттәшләренең генә түгел, пациентларның да хөрмәтен яулаган шәхес ул. “Шәфкать туташы авыруның тәне генә түгел, күңеле турында да кайгыртырга бурычлы. Табиб кушкан процедураларны үтәгәндә авыру кешегә ачык йөз күрсәтсәң, ихлас сөйләшсәң, аны куркулардан, негатив уй һәм хисләрдән аралап була. Шәфкатьлелек, җылы мөнәсәбәт бигрәк тә балаларга һәм өлкән яшьтәге авыруларга кирәк”, – ди Гөлнур апа.

Терапия бүлегендә эшләү дәверендә миңа табиблар – Илдар Гарәфиевич, Айрат Юнысович, Рүзәл Гарәфетдинович, Лилия Рифатовна, Гөлназ Альфредовна, Гөлнара Мансуровна, күп кенә шәфкать туташлары һәм техник хезмәткәрләр белән аңлашып, матур итеп хезмәт итәргә насыйп булды. Эшемне һәрчак яратып башкардым, өйгә кайткач та сагынып киләм аны. Дөрес, тыныч күңел белән, яратып эшли алуымда тормыш иптәшемнең дә өлеше зур. Шәфкать туташы булып эшләгәндә төнге сменаларга да каласы була иде, беркайчан авыр сүз әйтмәде, сыерын сауды, балаларны карады, рәхмәт аңа барысы өчен дә.

Аның иртәсе бүлеккә обход ясаудан башлана: моңа кизү торган шәфкать туташыннан авыруларның хәлен белү генә түгел, ә ватык кран һәм башка сантехниканы белешү дә керә. Яшем бар инде дип тә карышмый, замана таләп иткәнчә компьютер белән уртак тел табып, хәзер күпчелек рәсми документларны шуннан гына эшли.

Ак халатлы әлеге ханым өендә нинди микән дигән уй да кызыксындырды мине. Йомшаклыгы белән әсир итүче Гөлнур апа йортында гөлләр үстерергә бик ярата, дөрес, чәчәк атмый торганнарына өстенлек бирә. Шулай ук гаиләсендә үрнәк хатын һәм хөрмәткә лаек әни ул. Яңгул авылы егете, бар эшкә дә оста куллы Равил абый белән тормыш корып, үзләре кебек акыллы һәм уңган ике балага гомер бүләк иткәннәр. Бүгенге көндә олы уллары Ранил тормыш иптәше Гөлназ белән Балтачта, төп нигездә – әти-әни янәшәсендә яши, бер кыз үстерәләр. Ә икенче уллары Рамил Казанда тора. Тормыш иптәше Эльвира белән бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Тормышның матурлыгы да нәкъ шунда: хезмәтең белән хөрмәтле, туган халкың арасында абруйлы, гаиләңдә сөекле, балаларың өчен тыныч, алар белән горур булудадыр.

Авыру кешенең зарларын тыңлап, аның кичерешләрен аңлау, хәленә керә белү өчен күңел нечкәлеге кирәк, ә киеренке шартларда хәлне күзаллап дөрес карар кабул итү, кеше гомере өчен җаваплылыкны үз өстеңә алу өчен күпме көч, эчке ныклык һәм сабырлык таләп ителә! Әлеге сыйфатларны үзендә туплаган Гөлнур ханым күп мәртәбәләр үзәк хастаханә, район, республика тарафыннан Мактау хатларына лаек була. Шулай да арада аерып, ассызыклап ул шәфкать туташлары ассоциациясеннән бирелгән Рәхмәт хатына тукталып уза.

Зәлия ФӘЙЗРАХМАНОВА

Реклама
Теги: табиб
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: