Балтачта ике кешедә коронавирус инфекциясе табылган

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 97 яңа очрагы теркәлгән. 30 кеше хастаханәгә озатылган, 67 кеше өендә дәвалана.
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә 97 кешедә Covid-19 коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган. Биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«30 кеше хастаханәгә озатылган, 67 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.
Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (32 кеше) һәм 50-60 яшь (23 кеше) аралыгында. Шул ук вакытта, әлеге чирне эләктергән пациентлар арасында балигъ булмаган бер бала да бар, 90 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк.
Казанда – 48, Чаллыда – 11, Питрәч районында җиде, Балтачта 2 очрак ачыкланган. Бер көн эчендә коронавирус очраклары 21 муниципаль берәмлектә теркәлгән.
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 14 832 очрагы ачыкланган, 11 263 кеше (шуларның 63е – узган тәүлектә) терелгән.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 21:41Олы бəйгедə жиңгəн 8 призерның 7се Галиянеке (+фото) Журналист Гөлнара Сабирова язганча, сөйлəүче күп, сөйли белүче аз хəзер.6101
-
8 март 2021 - 20:11Анкеталар 1 апрельгә кадәр тутырылмаса, 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф каралган 2021 елның язында Росстат Россия Федерациясенең барлык төбәкләре буенча кече бизнесның икътисади исәбен алып барачак.10601
-
8 март 2021 - 17:11Җиңү тәме яки Балтач ДОСААФы традицияне дәвам итеп, чираттагы җиңүен яулады Ел саен февраль азагында районыбызда картинг ярышлары үткәрелә һәм ул Ватанны саклаучылар көне белән Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана.9601
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар24700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика