Хезмәт

Балтачта ике кешегә "дуңгыз гриппы" диагнозы куелды

Район үзәк хастаханәсен карантинга яптылар. Әле менә шушы сәгатьләрдә генә дуңгыз гриппының ике очрагы расланганлыгы билгеле булды.

(Гафу итәрсез инде, газетаның 3 февраль (иртәгә чыгачак) санында бу хакта хәбәр итә алмадык, чөнки әле кичә генә андый информацияне хастаханәдәгеләр кире каккан иде). Бу бик тә куркыныч хәбәр. Рәсәйдә узган атнада 107 кешенең гомере өзелде, дип мәгълүмат чаралары чаң сукты. Чаң сугарлык та, чөнки гриппның төрләре күбәйде, хәтта дәва табылмаганнары да бар, ди медицина белгечләре. Ничек котылырга бу афәттән, аннан да бигрәк ничек сакланырга. Узган көзлектә үч иткәндәй прививкалар ясатучылар да сирәк булды, кемдер әһәмияте шуның тиклем генә дип белдерсә, кемдер ныграк авырдым, ел буе савыга алмадым, дип зарланды.
Балалар бакчасында, мәктәпләрдә әти-әниләрнең бик күбесе отказ язды. Хәзер менә җәмәгатьчелек курку алдында калды. Прививкаларны даими ясатсыннар өчен генә туган вәзгыять дияр идең, үлү очраклары факт бит. "Прививка ясату, ул авырмыйча калачакмын, дигән сүз түгел,- ди районыбыз табиблары. - Аны грипп белән авырганнан соң өзлегүләр булмасынга ясатам дип үз-үзеңне өйрәтергә кирәк". Грипп чиреннән соң берничә айдан йөрәк өянәгеннән, үпкә чиреннән савыга алмыйча мәрхүм булган олылар да барлыгы сер түгел, Америкада андыйларны грипптан үлүчеләр исемлегенә кертәләр икән, бу инде хроник авырулардан, әйтик астма, шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары чиреннән интегүчеләргә аеруча да сакланырга кирәклекне искәртә.
Районыбыз оешмаларында-учреждениеләрдә грипптан саклану чаралары турында стендлар эленде, аңлату-профилактика эшләре алып барыла. Мәсәлән, Чепья участок хастаханәсе табибәсе Резеда Закирова җирлектәге хезмәт урыннарында аңлатулар, өйрәтүләр алып бара, бу алымны башка участок табибларына да куллансаң урынлы, район халкының сәламәтлегенә куркыныч янаганда вакыт юк дигән сәбәп була алмый.
Гриппның, аеруча да дуңгыз гриппының сиптомнары - тән температурасы гаять тә югары күтәрелә, йөткертә башлый, борынга томау төшә, тамак авырта, баш чатный, тын кысыла, мускуллар сызлый, күзләр эренли, яшь ага... Гадәти грипп та югары температурадан, тамак авыртып, борын тыгылып, төчкертеп башлана. Кайчакта авыруның күзенә карау да җитә, аның ни дәрәҗәдә грипп йоктырганлыгын аңлыйсың.
Ничек сакланырга соң - грипп иярткән кеше белән контактка кермәскә кирәк, сөйләшкәндә дә 1 метр ара калсын, халык күп йөргән урыннардан саклану өчен ерак юлларга чыкмый тору яхшырак, йөткергәндә, төчкергәндә авызны кулъяулык, һичьюгы уч төбе белән каплау мәслихәт, җәмәгатьчелек урыннарында төкеренеп йөрмәскә, маска кияргә кирәк. Этика, гигиена кагыйдәләре турында санэпидстанция хезмәткәрләре аермачык кисәтә.
Ә инде авырып китсәң, табиб киңәшеннән башка үзлегеңнән дәваланырга ярамый. Бу хакта Рәсәйнең баш санитария табибы Геннадий Онищенко да кат-кат белдерде. Ул да кулларны яхшылап, сабынлап юып йөрегез, маска киюдән оялмагыз, привка ясатудан курыкмагыз дип кисәтте. Моңа өстәп табиблар лимон, мүк җиләге сулары эчәргә, суган, сарымсак ашарга куша, туңудан сакланыгыз, дип киңәш итә. Балалар бакчаларында, уенчык Киндер Сюрприз йомыркаларыннан чыккан савытларны тишкәләп, эченә сарымсак салып, һәр әти-әни баласының муенына элеп йөртсә дә әйбәт булыр иде.
Гаять куркыныч грипп килде, җәмәгать, ваемсызланып йөрмик, кагыйдәләрне үтик, үзебезнең дә, якыннарыбызның да сәламәтлеген кайгыртыйк. Аеруча олыларга, балаларга, йөкле хатыннарга, хроник авырулыларга игътибарлы булу сорала. Районның баш табибы, ашыгыч ярдәмнәр кирәк булмаганда, хастахнәгә баруны кичектереп торсагыз да ярар иде, ди.
Фото: eurolab

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: