Балтачта, Татарстанда җан башына уртача дарулар куллану арткан
1766
0
0
Республиканың бер яшәүчесенә 2013 елда кулланылган даруларның суммасы 5687 сумны тәшкил итте, дип хәбәр итте 5 мартта ТР фармацевтика хезмәтенең 2013 елдагы эшенең йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча республика киңәшмәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.
Җан башына уртача дарулар куллануның үсеше ТРның Норлат, Балтач, Бөгелмә, Әлмәт, Чүпрәле һәм Зəй районнарында, шулай ук Казанда билгеләнгән. Әлмәттәге һәм Татарстан башкаласындагы күрсәткечләр республиканың уртача күрсәткечләреннән югарырак.
Шул чакта 9 районда (Биектау, Питрәч, Кайбыч, Ютазы, Мамадыш, Апас, Әгерҗе, Кукмара һәм Аксубайда) 2012 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 2гә - 12 проценттан артыкка кимегән. Ә даруларны иң аз куллану республиканың Тукай, Югары Ослан, Аксубай, Биектау һәм Кайбыч районнарында билгеләнгән.
Шуның белән бергә Ф.Яркәева, җан башына уртача дару чараларын куллану авырулар санының артуын өлешчә генә күрсәтә дип билгеләде. «Дару чараларын куллану - бу фармацевтика базары үсешенең цивилизацияле күрсәткече. Без даруларны куллану дәрәҗәсе буенча Европаның уртача күрсәткечләренә кадәр җиткермибез әле, аерым илләрдә ул югарырак», - дип билгеләде ул.
Киңәшмәдә катнашкан ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин үз чиратында, дару тәэминәте медицина ярдәме сыйфатының әһәмиятле өлеше булып тора, ә фармацевтика базарының үсеше җыеп әйткәндә сәламәтлек саклауның күрсәткечләре белән аерылгысыз бәйле, дип билгеләде. Бүген ил җитәкчелеге, аның сүзләре буенча, гомумән сәламәтлек саклауда һәм аерым әйткәндә дару тәэминәте сферасында системалы үзгәртеп коруларга гаять зур игътибар бирә. Ул, үткән елда 2025 ел кадәр халыкны дару белән тәэмин итү стратегиясе рәсмиләштерелде, дип искә төшерде.
Фото: http://medportal.ru/mednovosti/news/2013/06/28/543emias/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
25 май 2022 - 10:48АО «Транснефть - Прикамье» провело технический семинар молодых специалистов в Татарстане Ежегодный технический семинар молодых специалистов прошел на базе Альметьевского РНУ. В нем приняли участие 30 молодых специалистов из пяти филиалов и аппарата управления АО «Транснефть - Прикамье».3700
-
25 май 2022 - 10:46Авыр хәлдә калганнарга ярдәм кулы сузыйк! Татарстан Республикасыныӊ Ижтимагый палатасы ярдәме белән Казан шәһәрендә "Приют человека" дип исемләнгән тернәкләндерү үзәге эшли. Монда авыр хәлдә калган кешеләргә ризык, кием тәкъдим ителә һәм төн куну урыннары оештырылган.4900
-
25 май 2022 - 09:21"Минем кызларым... һәм аларның Әтиләре!" (+фото) Түнтәр мәктәбендә узган "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә беренче мәртәбә әтиләр белән вальс биегәннәр.12201
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар39700
-
24 май 2022 - 13:21Балтач мәктәбендә узган "Соңгы кыңгырау" бәйрәменнән фоторепортаж Балтач урта мәктәбендә соңгы кыңгырау гадәттәгечә һәр чара кебек искиткеч матур һәм оешкан төстә үтте.49102
-
24 май 2022 - 16:11Балтач гимназиясендә дә бүген "Соңгы кыңгырау" чыңлады (+фото) Балтач гимназиясе. Соңгы кыңгырау. Бәхет ачкычлары. Гитарага җыр һәм ике мәртәбә вальс.41701
-
23 май 2022 - 21:21«Халык күбрәк ике төс кергән тәрәзә йөзлекләрен ярата» , ди райондашыбыз Ранил Кариле авылында яшәүче Ранил Гарифуллин тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәсе, капка бизәкләре ясый. Бу эшкә ул студент вакытында акча эшләү теләге белән генә тотынган булган.40201
© 2011 - 2022. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+