Бавырны чистарту
Сәламәт булыгыз!
Бүгенге заманда күп кеше аз хәрәкәтләнә, кибеттән теләсә нинди ризык алып ашый, бу холестерин артуга китерә, шикәр чире барлыкка килү куркынычын арттыра. Боларны булдырмау өчен дөрес тукланырга, вакыт-вакыт ач торырга, уразалар тотарга, бавырны ял иттерергә кирәк. Уң як кабырга астында авырту барлыкка килсә, тирегез, бигрәк тә күзегезнең агы саргайса, бәвелегез куе сары төскә керсә, хәлсезләнеп, хәтерегез югалса – бу сезнең бавырыгыз белән проблемалар бар дигән сүз. Кичекмәстән аны арчырга кирәк
Татар халык медицинасында бавырны, кан тамырлары һәм үт юлларын арчыганда күп очракта солы кулланыла. Бер аш кашыгы арчылмаган солыга 0,5 литр саф су салып, төнгә калдырырга. Кан басымы югары булганнарга бер аш кашыгы арпа ярмасы да өстәргә була. Иртән шул ук суда капкач япмыйча гына ике минут каты утта кайнатырга. Аннары утны азайтып, өстен каплап, 5 минут сүрән утта тотарга. Өстенә сөлге каплап 10 минут чамасы төнәткәч, сөзәргә, көн дәвамында ашар алдыннан эчәргә
Икенче рецепт: кичтән бер стакан солыга бер литр кайнар су салып, термоста төне буена төнәтергә калдырырга. Аннан сөзеп алырга, ач карынга эчәргә. Дәвалану курсы – 10 көн.
Алдан табиб белән киңәшләшү кирәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев