Белгечләр озакка сузылган Covid-19 авыруының симптомнарын атады

Авыруның озакка сузылган тискәре йогынтысы органнарның киң таралган зарарлануына китерергә мөмкин.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Озакка сузылган коронавирус авыруының җиде төп билгесе ачыкланган. Бу хакта British Heart Foundation басмасына сылтама белән Express хәбәр итә.
Британия табиблары авыруның озакка сузылган тискәре нәтиҗәләре госпитализацияләүгә мохтаҗ кешеләрдә генә булмавын ачыклаган. Мондый күренеш бик куркыныч булырга мөмкин, чөнки кешенең сәламәтлегенә шактый тискәре йогынты ясый ала.
Озакка сузылган Covid-19 авыруы симптомнарына хәлсезлек, авыр сулыш алу, тынычсызлану һәм депрессия, йөрәкнең еш тибүе, күкрәк авырту, шулай ук мускуллар һәм буыннарның сызлавы керә. Моннан тыш, коронавирусның озакка сузылган нәтиҗәсе - төгәл фикер йөртә алмау, игътибарсыз булу.
Белгечләр мәгълүматлары буенча, озак авыручы пациентның хәле вакытлыча яхшырырга мөмкин, ләкин соңрак авыруның билгеләре кабат әйләнеп кайта.
Фото: pixabay.com/ru
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 21:21БӘЙРӘМНЕ КАЗАН АРТИСТЛАРЫ БИЗӘДЕ (+фото) "Фикердәш" клубында йөрүчеләр ел башыннан иң беренче искечә яңа елда очрашалар.5901
-
18 гыйнвар 2021 - 20:11Каратистларыбыз район данын яклый Каратэ буенча Йошкар-Ола шәһәре беренчелегендә призлы урыннар яулап кайттылар.8702
-
18 гыйнвар 2021 - 18:46Татарстанда ике бала янгында һәлак булган Татарстанның Югары Ослан районындагы Пятидворка авылында янгын вакытында ике олы кеше һәм ике бала һәлак булган.12401
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар19500
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар98700
-
16 гыйнвар 2021 - 21:41Алтмышны куучы сөяркә.... Уфаның бер дәваханәсенә 54 яшьлек ир китерелгән.96002
-
17 гыйнвар 2021 - 12:41Ниһаять, ИлСаф өйләнгән 15 елдан соң өйләнү: ИлСаф ни өчен хатыны белән язылышмаган булган? (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР)88103
-
17 гыйнвар 2021 - 18:41“Башкалардан калышасы килми” Алтын урталык махсус уйланылган план буенча түгел. Шулай килеп чыккан икән, димәк, сәбәпләре-сәбәпчеләре булган. Әлеге позицияне үзгәртергә дип тырышулары.52203
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика