Белми калмагыз: Балтач районына мобиль сырхауханә белгечләре килде
1 августтан Балтач районында Республика клиник хастаханәсе мобиль сырхауханәсенең еллык күчмә эше башланды.
Мобиль поликлиникада 6 кабинет бар, аларда кардиолог, невролог, эндокринолог, офтальмолог, онколог, гинеколог, ревматолог кабул итә. Лаборатория тикшеренүләре һәм УЗИ кабинеты каралган.
Мобиль комплекс 5 атна дәвамында районның биш торак пунктында эшләячәк:
Чепья зонасы - Ципья, Куныр, Мельничный, Иске Ципья, Дорга, Шода, Улисьял, Курамьял, Сырья, Пыжмара, Әтнә, Ю.Сәрдек, Кургем, Кускем, Сәрдек, Пукшинер, Чутай, Арбор, Нөнәгәр, Комзавод, Сизнер.
Яңгул зонасы - Янгул, Алан, Борнак, Ор, Смәиль, Шеңшеңәр, Ст.Кушкет, Ст.Турья, Сәрдегән, Салавыч, Яна Салавыч, Биктяш.
Урта Көшкәт зонасы – Сосна, Сала Кушкет, Ср.Кушкет, Пор.Кутеш, Тунтәр, Субаш, Ю.Субаш, Каенсар, Поч.Сосна, Көшкәтбаш, Карек –Серма, Тагашур.
Кариле зонасы – Кили, Коек, Курмала, Пускань, Нормабаш, Чапшар, Б.Сардыган, Борбаш, Норма, Кариле.
Карадуган зонасы – Карадуган, Княбаш, Кня, Ю.Кня, Таузар, Арбаш, Шубан, Ю.Шубан, Гондрево, Ярак Чурма, М Лызи, Б.Лызи 1ч, В.Ушма, Ср.Ушма, Н.Ушма, Б.Лызи 2ч.
Тәгәрмәчле поликлиникалар эше «Сәламәтлек саклау» милли проекты һәм «Демография» илкүләм проекты «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәкара проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев