Хезмәт

Балтач районы

Сәламәтлек

Белмибез икән бит…

Бүгенге көндә даруларның бәясе бик кыйммәт. Мәсәлән, бала салкын тиеп авырганда алынган дарулар бәясен санасаң да, 2-3 мең тирәсе чыга.

Мин моны үземнән чыгып та әйтәм. Үземнең балам салкын тиеп авыргач (әле бу җиңелчә генә уздырганы), дарулар бәясенә игътибар итә башладым. Ә инде һәр табибның язып биргән даруларын ала калсаң… Ортопедка барсаң - дару яза, неврологка керсәң - дарулар исемлеге сызгалый, күз табибы да шулай ук җавапсыз калмый…
Салкын гына тисен, педиатр тамакка сиптерә, борынга сала торганны яза. Рецепт тотып керәсең аптекага. Анда дару бәяләре… Тик нишлисең, кирәк, кыйммәт дип тормыйсың - аласың. Ә кем дә булса балалар өчен дә бушлай бирелә торган дарулар барлыгын беләме икән? Сораштырулар нәтиҗәсендә безнең илдә яшь аналарның бары өч проценты гына белә икән. Тик нишләп соң табиблар бу турыда яшерә? Ничек кенә белергә теләсәм дә, әлеге соравым барыбер җавапсыз калды.
ПЕДИАТР ДӘШМИ.
Шулай беркөнне балам белән урамда йөргән вакытта юл уртасында газета өләшүче апа миңа да бирде. Якындагы эскәмиягә барып утырып, шул газетаны укырга булдым. Гадәттәгечә, соңгы битеннән тотындым. Карыйм: өч яшькә кадәр булган балалар өчен бушлай бирелә торган дарулар исемлеге тора. Аның белән танышып чыккач, безгә дә күпме дару бушка биреләсе булган икән дип, аптырап калдым.
Яныма бер кыз килеп утырды. Улына ике яшь икән. Шушы укыган-белгәнемне әйткәч, ул да аптырап китте:
- Ике елдан бирле атна саен поликлиникага йөрибез. Ике көн яхшы гына йөри дә тагын йөткерә, маңкасы ага башлый. Инде нишләргә дә белмибез. Больницада да ятып чыктык. Аннан соң яхшырган кебек иде, тагын тамагы авырта башлады. Педиатр барган саен яңа дару яза. Менә мондагы даруларның күбесен эчтек. Тик беркем дә, бушлай да алырга була, дип әйтмәде, - диде.
Бер-ике атнадан соң, үземнең кызым авырып китеп, табибка бардык. Өч төрле дару язды. Шуларның икесе исемлектә бар. Бу турыда әйткән идем, медсестра гына әйтеп куйды:
- Беләсезме, ул бит язу эше. Беркем дә сезгә бүген үк бушлай дару бирмәячәк. Аның өчен безгә шалтыратырга кирәк. Аптекада бармы ул, юкмы икәнен сорашырга тиешбез. Анда безнең билгеләнгән кешеләребез утыра. Шулар белән килешенгәннән соң, рөхсәт бирелә. Булса, әле ике атнадан соң гына сез ул даруны ала алачаксыз. Әле күпме кәгазь эше бар аның. Тиз генә була торган эш түгел.
ТИЕШ…
Русия Федерациясендә яшәүче һәр ата-ана белергә тиешле берничә күрсәтмә:
1. Өч яшь тулганчы һәр балага да «Бушлай бирелә торган дарулар» исемлегендә булган кирәкле дарулар бирелергә тиеш.
2. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында педиатр бу ташлама турында хәбәр итмәсә, үзегезгә аның исенә төшерергә кирәк.
3. Табибтан шәһәрнең кайсы аптекаларыннан бу даруларны алырга мөмкинлеген сорарга кирәк.
4. Инвалидлык булуга карамастан, бу дарулар бирелергә тиеш.
5. Рецептны табибның печәте белән чагыштырырга онытмаска кирәк.
6. Даруларны, кайда яшәвеңә карамастан, бушлай дару өләшүче һәр аптекадан алырга мөмкин.
7. Кешенең кемлегенә, аның нинди матди тормышта яшәвенә, нинди гаиләдән икәнлегенә карамастан, дарулар һәркемгә дә бирелергә тиеш.
8. Бу дарулар арасында салкын тигәннән генә түгел, ә башка авырулардан да (туберкулез, астма, ревматизмны дәвалау өчен) бирелә торганнары да бар.
9. Һәр табиб та даруларны бушлай алу мөмкинлеге барлыгы турында бала туу белән һәр ата-анага әйтергә тиеш. Әгәр дә табиб бушлай дару алырга кәгазь язып бирмәсә яисә язып бирүне кире кага икән, район хакимиятенең сәламәтлек саклау бүлекчәсенә мөрәҗәгать итү хокукы бар.
10. Әлбәттә, дару аптекада булса, катгый рәвештә бирелергә тиеш. Әгәр дә нинди дә булса сәбәпләр аркасында булмаса, дару бер ай эчендә барыбер бирелергә тиеш (аптекага бу рецептны күрсәткән көннән алып санала).
11. Бала бер тапкыр авырып, тиз арада тагын авырса, аңа табиб, кирәкле даруны алу өчен, кабаттан рецепт язып бирергә тиеш.
12. Күп балалы гаиләгә бушлай дарулар бирү 6 яшькә кадәр озайтыла.
13. Табиб ташлама кәгазе биргәндә, беркайчан да гаилә бюджеты турында документ таләп итәргә тиеш түгел.
Әле бу гына да түгел, балага бер ай дигәндә, табиб бушлай аптечка алыр өчен кәгазь бирергә тиеш. Ягъни балага бер ай дигәндә, баланы поликлиникага алып барасың. Шунда бирелә дә инде бушлай алынырга тиешле рецепт. Анда беренче вакытта иң кирәкле дарулар, әйберләр була. Моны да табиб күбесенчә үзе әйтми. Димәк, аның исенә янә төшерергә кирәк булачак.
ТАШЛАМАЛЫ ДАРУЛАР НИЧЕК БИРЕЛӘ?
Бу дарулар кирәкле вакытта гына бирелә, аны алдан алып куеп булмый. Бала авырганда гына рецепт бирелә. Моның өчен дәвалаучы табибка түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
1. Туу турында таныклык.
2. Полис.
3. Прописка турында кәгазь.
4. СНИЛС
ӨЧ ЯШЬКӘ КАДӘР БУЛГАН БАЛАЛАР ӨЧЕН БУШЛАЙ БИРЕЛӘ ТОРГАН ДАРУЛАР ИСЕМЛЕГЕ:

Амоксициллин 500 мг № 20 (таблетка)

Амоксициллин 250 мг/5 мл 40 г (суспензия)

Арбидол 50 мг № 10 (таблетка)

Аугментин 125 мкг/31.25 мг/5 мл 100 мл № 1 (порошок)

Бромгексин 4 мг/5 мл 60 мл (микстура)

Виферон 150 тыс МЕ № 10 (суппозитории)

Гиппферон 10000 МЕ/мл № 1 (тамчы)

Зиртек 10 мл (тамчы)

ИРС-19 20 мл (аэрозоль)

Коделак Фито 100 мл (сироп)

Креон 10000 ЕД 150 № 20 (капсула)

Лазолван 15 мг/5 мл 100 мл № 1 (сироп)

Мульти-табс Малыш № 60 (чәйни торган таблеткалар)

Мульти-табс Беби 30 мл (тамчы)

Називин 0.01% 5 мл (тамчы)

Називин 0.025% 10 мл (тамчы)

Нурофен 100 мг/5 мл 100 мл (суспензия)

Орвирем10 мг/мл 100 мл (сироп)

Парацетамол 25 мг/мл 100 мл № 1 (суспензия)

Смекта3 г № 30 (порошок)

Сумамед 100 мг/5 мл 17 г (порошок)

Цефтриаксон 1.0 (порошок)

Ципромед10 мл № 1 (колакка тамыза торган тамчы)

Эргокальциферол 0.625 мг/мл 15 мл № 1 (тамчы)

Супрастин 25 мг (таблетка)

Бу исемлек әле тулы түгел, шулай да анда иң кирәкле кайбер даруларны табарга була. Чөнки балаларга салкын тигәннән, грипптан, йөткергәннән, аллергиядән даруларны бик еш язалар. Ә иң мөһиме: дәфтәр булдырырга кирәк. Педиатр бу дәфтәргә препаратлар исемлеген язачак, ә аптекада кайсылары бирелгәнен билгеләп барачаклар.
Аннары шуны истән чыгармау мөһим, бу исемлек һәр ел саен үзгәртелә.
Чыганак: Безнеӊ гәҗит
Фото: http://molochnica-net.com/preparaty-ot-molochnicy

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250