⚡☣️ Бүген Казанда 15 кешедә коронавирус табылган
Татарстанда бүген 31 кешедә COVID-19 инфекциясен йоктыруның яңа очрагы расланган, шуларның берсе генә читтән кертелгән.
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән 31 кеше зарарланган, шуларның берсе – читтән кертелгән. 8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана. Барлыгы 22 июльгә Татарстанда 5 309 COVID-19 очрагы теркәлгән, 4 167 кеше сәламәтләнгән, шуларның 28е – узган тәүлектә.
Вирус йоктыручылар Казанда – 15; Саба районында – 7 һәм Яшел Үзәндә – 2. Алексеевск, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Чистай районнарында берешәр кеше исәпләнә.
Коронавирус йоктыручыларның яшенә килсәк, күпчелекне 30 яшьтән 70 яшькә кадәр ватандашларыбыз тәшкил итә: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр – 7, 60тан 70кә кадәр – 6, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр – 8, 18дән 30 яшькә кадәр – 5, 18 яше тулмаган 2 балада, 70тән 80 яшькә кадәр 3 кешедә табиблар COVID-19 тапканнар.
Коронавирус беркая да китмәде, ул безнең арада... Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев