⚡☣️ Бүген коронавирус йоктырган 16 кеше хастаханәләргә салынган
Татарстанда бүген 35 кешедә COVID-19 инфекциясен йоктыруның яңа очрагы расланган, барысы да элемтә юлы белән.
Утыз биш авыруның уналтысы, хәлләре авыр булу сәбәпле, хастаханәләргә салынган, 19 кеше өйдә дәвалана. Барлыгы 8 июльгә Татарстанда 4 858 COVID-19 очрагы теркәлгән, 3 705 кеше сәламәтләнгән, шуларның 66сы – узган тәүлектә.
Вирус йоктыручылар Казанда – 15, Нурлатта – 9, Лаешта – 4, Яшел Үзәндә – 3, Яр Чаллы, Югары Ослан, Биектау һәм Чистайда берешәр кеше исәпләнә.
Коронавирус йоктыручыларның яшенә килсәк, күпчелекне 30 яшьтән 70 яшькә кадәр ватандашларыбыз тәшкил итә: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр – 9, 60тан 70кә кадәр – 9, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр – 10, 70тән 80 яшькә кадәр 7 кешедә табиблар COVID-19 тапканнар.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев