Хезмәт

Бүген коронавирус йоктырган 15 кеше хастаханәләргә салынган

Татарстанда бүген 40 кешедә COVID-19 инфекциясен йоктыруның яңа очрагы расланган, барысы да элемтә юлы белән.

Кырык авыруның 15е, хәлләре авыр булу сәбәпле, хастаханәләргә салынган, 25 кеше өйдә дәвалана. Барлыгы 1 июльгә Татарстанда 4555 COVID-19 очрагы теркәлгән, 3703 кеше сәламәтләнгән, шуларның 63е – узган тәүлектә. 1218 кеше дәвалануга мохтаҗ. Вирус йоктыручылар Казанда – 31, Алексеевск, Кукмара һәм Яңа Чишмәдә – 1, Биектау, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында икешәр кеше исәпләнә.

Реклама

Коронавирус йоктыручыларның яшенә килсәк, күпчелекне 30 яшьтән 70 яшькә кадәр ватандашларыбыз тәшкил итә: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр – 19, 60тан 70кә кадәр – 11, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр – 5, 18 яшькә кадәр – 1 балада, 18дән 30 яшькә кадәр – 3, 70тән 80 яшькә кадәр 1 кешедә табиблар COVID-19 тапканнар.

Фото: pixabay.com/ru

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: